АКШ Украинага барлык хәрби ярдәмне туктату турында игълан итте

СВО башлану белән Америка Украинага миллиардлаган хәрби ярдәм озатты. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

АКШ Украинага хәрби ярдәм җибәрүне туктата. Бу хакта Fox News телеканалына Ак йортта хәбәр иткәннәр.

Америка хакимиятендә Киев тынычлык турындагы сөйләшүләргә яклы икәнен күрсәтмичә, хәрби ярдәм җибәрү яңадан башланмаячак, дип аңлатканнар. АКШ Президенты Дональд Трамп оборона министры Пит Хегсетка “пауза алырга” әмер биргән, дип яза сөйләгән Fox News телеканалының әңгәмәдәше.

Шулай итеп, әлеге вакытта  Украинага юнәлгән яки Польшаның транзит складларындагы булган АКШның бөтен хәрби техникасы республика чиген кисмәячәк.

Элегрәк Русия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Трамп белән Украина Президенты Владимир Зеленский арасындагы әйткәләшүнең әһәмиятен бәяләде. Аның фикеренчә, аларның ачуланышуы Украинадагы конфликтны хәл итү авыр булачагын күрсәтә.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас