Башкортстанда туганнары махсус хәрби операциядә катнашкан хатын-кызлар тарафыннан “Җиде кыз” социаль проекты булдырылды. Ул катлаулы тормыш хәлендә калган хатын-кызларны берләштерә һәм аларга ярдәм итүне максат итеп куя.
Күптән түгел беренче очрашу үткәрелде, һәм аңа РФ Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров чакырылды. Депутат сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы кайсыбер законнарга тукталды. Мәсәлән, быелның 1нче мартыннан 498нче санлы Федераль закон үз көченә керде. Ул МХОда катнашучылар хезмәттә булган вакытта аларның эш урынын саклап калуны гарантияли. Бу сугышчыларның гаиләләре өчен тотрыклылыкны тәэмин итүдә мөһим адым булып тора, дип белдерде Зариф Закир улы.
Депутат 1нче гыйнвардан үз көченә кергән 118нче санлы Федераль закон турында да әйтеп үтте. Аңа ярашлы, МХОда һәлак булганнарның кабат никахка кермәгән һәм сугышчының балаларын караган тормыш иптәшләре пенсиягә хокуклы бала 23 яшькә җиткәнче туендыручысын югалту буенча пенсия ала алачак. Моңа кадәр законда мондый гаиләләр өчен балага сигез яшькә кадәр генә ике пенсия алу хокукы карала иде. Бу үзгәреш ярдәмсез калган гаиләләрнең финанс хәлен сизелерлек яхшыртачак, ди депутат.
Шулай ук бу закон өлешчә төзелештә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүне дә күз уңында тота: тол хатын һәм тол ирләр кабат никахка кергәндә түләүләр алуга хокукын югалтмый.
Очрашуда хатын-кызлар үзләренең кичерешләре белән дә уртаклашты. Аларның берәүләре ирен, әтисен яки абыйсын югалткан, ә икенчеләре хәбәрсез югалган якыннарын эзли. Кайсыберләре тиешле түләүләрне алуда кыенлыклар белән очрашкан, ә бәгъзеләренең документлардагы хаталар аркасында финанс ярдәм алуда проблемалар килеп туган. Әбҗәлил районыннан Азалия М. Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары булган өч авылдашының (аларның берсе – бертуган энесе) истәлеген мәңгеләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның тол калган абыйсы дистә ел буена өч баласын тәрбияләгән. Кызганычка, ул махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. Аның балалары ятим калганнар һәм, өстәвенә, бүген тиешле түләүләрне дә ала алмыйлар, дип бәян итте Азалия.
Зилаер районыннан Светлана онлайн-элемтәгә чыкты. Аның ире 2022 елда мобилизациягә эләккән. Бюрократик проблемалар аркасында сугышчы бер елга якын хәрби хәрәкәтләр таныклыгын ала алмаган, шулай ук озак вакыт отпуск юллый алмаган. Зариф Байгускаров катнашлыгыннан соң, проблема тиз хәл арада хәл ителгән. Өч айдан соң Светлана кабат депутатка мөрәҗәгать иткән: бу юлы МХОда иренең сәламәтлеге белән җитди проблемалар килеп туган. Зариф Закир улы янә ярдәм кулы сузган һәм сугышчыга Екатеринбургта уңышлы операция ясалган, әле ир өендә реабилитация үтә. Светлана депутатка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Зариф Закир улы очрашуга килгән һәр хатын-кызны игътибар белән тыңлады һәм барлык мөрәҗәгатьләрне карарга вәгъдә итте. Ул якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты.
Мондый очрашулар авыр вакытларда янәшәдә фикердәшләр һәм ярдәм булуның никадәр мөһим икәнлеген исбатлый. Күзләрендә – югалту ачысы, күңелләре тулы сагыш булса да, көчле рухлы бу ханымнар, тормыш куйган сынауларны җиңеп, алга атлый. Әмма кайчакта бюрократик киртәләрне җиңәр өчен ярдәм кулы сузар кеше булу бик кирәк.