«Башкортстан Геройлары"

24 февральдән Русия Президенты В. Путин кушуы буенча республикада «Башкортстан Геройлары» кадрлар проекты старт алды.

«Башкортстан Геройлары"«Башкортстан Геройлары"
«Башкортстан Геройлары"

   24 февральдән Русия Президенты В. Путин кушуы буенча республикада «Башкортстан Геройлары» кадрлар проекты старт алды.

   Программаның төп максаты – МХОдә катнашучылар арасыннан югары квалификацияле һәм компетентлы җитәкчеләр әзерләү. Программада югары яисә урта һөнәри белемгә ия, кешеләр белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе булган (хәрби яисә граждан) һәм, әлбәттә, МХО – ветераны яисә гамәлдәге хәрби хезмәткәр статусына ия булган Россия гражданнары катнаша ала.

   Программада теркәлү өчен героибашкортостан.рф сайтында шәхси кабинет булдырырга, анкета тутырырга, эссе язарга кирәк. Теркәлү 31 мартка кадәр ачык булачак. Хәзерге вакытта, 24 февральдән бүгенге көнгә кадәр, бер атна эчендә генә, 665 гариза бирелгән. Шуларның 94 проценты – Башкортстанда яшәүчеләр, гариза бирүчеләрнең 64 проценты – СВОда катнашучылар, гамәлдәге хәрбиләр. 36 проценты– СВО ветераннары, 5 проценты – хатын-кызлар.

   Килеп туган барлык мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр өчен махсус почта тартмасы булдырылды. Хәзерге вакытта сиксәннән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән дә инде. Теркәлгәннән соң сайлап алуның берничә этабы каралган – бу онлайн-тест үтү, әңгәмәләшү. Алга таба тестны һәм әңгәмәләшүне уңышлы узган катнашучылар үсеш буенча тәкъдимнәр һәм кара-каршы очрашу этабына чакыру алалар. Кара-каршы очрашып әңгәмәләшү этабында эшлекле һәм шәхес сыйфатларын бәяләү өчен шәхси һәм төркемдәге биремнәрне башкарырга туры киләчәк. Аны узган катнашучыларга «Башкортстан Геройлары» максатлы һөнәри белем бирү программасын узарга чакыру бирелә.

   Проектны нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм сайлап алуның дөреслеген тәэмин итү максатында Иҗтимагый совет төзелде, аңа СВОда катнашучылар, дәүләт органнары, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, фән, бизнес вәкилләре дә керде. Алар арасында – «Геройлар вакыты» Федераль проекты финалистлары, Русия Геройлары Борис Дудко һәм Степан Белов, шулай ук Батырлык ордены кавалеры Оскар Ситдыйков бар. «Башкортстан Геройлары» проекты җиңүчеләре дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, яки дәүләт һәм коммерция структураларына эшкә урнаштырылачак.

                     А. Ш. Бадранов, БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас