Хәрбиләребезгә мотоцикл җибәрделәр

Махсус хәрби операциядәге «Башкортстан» полкының Сергей Зорин исемендәге танк батальоны яугирләренә гуманитар ярдәм җибәрелгән.

Хәрбиләребезгә мотоцикл җибәрделәрХәрбиләребезгә мотоцикл җибәрделәр
Хәрбиләребезгә мотоцикл җибәрделәр

Уфа һәм Башкортстаннан туганнары, дуслары һәм битараф булмаган кешеләр МХО зонасына зур гуманитар йөк җибәрделәр. Бу юлы Сергей Зорин исемендәге танк батальонына мотоцикл, антенналы радиостанцияләр, өй токмачы һәм башка бик күп нәрсәләр юлланган. 

Кирәкле әйберләрне җыюда Уфа эшмәкәрләре һәм күп кенә оешмалар катнашкан. Мәсәлән, Уфа медицина көллияте студентлары һәм укытучылары окоп шәмнәре ясаганнар, ә «Гаилә» республика ресурс үзәге белгечләре талисманнар, җылыткычлар тапшырганнар. Эшмәкәрләр МХО зонасына төрле затлы ризыклар да җибәргән. Шулай ук мәктәп укучылары да курку белмәс батырларыбызга сурәтләр, открыткалар ясаган.

Танкистлар инде өйдән хәбәр алган һәм якташларына ихлас рәхмәт белдерәләр.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Молодёжная газета».

Хәрбиләребезгә мотоцикл җибәрделәр
Хәрбиләребезгә мотоцикл җибәрделәр
Автор:
Читайте нас