Туган яктан мәрхәмәтлелек белән

Башкортстан яугирләре Ватанны саклаучылар көненә туганнарыннан посылкалар алды.

Туган яктан мәрхәмәтлелек беләнТуган яктан мәрхәмәтлелек белән
Туган яктан мәрхәмәтлелек белән

Башкортстан парламенты депутаты Тимергали Уразгулов билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан 144нче гуманитар республика конвоеның Кырмыскалы районы хакимияте вәкилләре хәрбиләргә туган як күчтәнәчләрен илткәннәр.

Яугирләргә хәрби бурычларны үтәү өчен техника һәм кирәк-яраклар, шулай ук азык-төлек, медикаментлар, гигиена чаралары, җылы кием һәм башка беренчел мөһим әйберләр алып барганнар.

Бу ярдәм, Тимергали Уразгулов сүзләренчә, хезмәт шартларын җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Ул ассызыклаганча, җибәрелгән һәр йөк – ул әйбер генә түгел, ә хәрби хезмәткәрләргә ярдәм һәм кайгыртучанлык чагылышы.

Уразгулов шулай ук ярдәм күрсәтүне дәвам итү мөһим, чөнки бары тик берләшкән көч белән генә Җиңүне якынайтырга мөмкин, дип билгеләп үтте.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: https://vk.com/timergali_urazgulov.

Туган яктан мәрхәмәтлелек белән
Туган яктан мәрхәмәтлелек белән
Автор:
Читайте нас