Махсус хәрби операция
27 февраль 2025, 05:25

Русия сапёры бер атна буенча яраланган командирын караган

Вакыйга Часов Яр янында теркәлгән. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Көньяк группировка гаскәрләренең өченче корпусы 6 нчы мотоукчылар дивизиясенең штурм роталарының берсендә взводта хезмәт итүче укчы-сапер Сергей Степанов Часов Яр янында хәрби задание үтәгәндә яраланган командирны һәм хезмәттәшләрен бер атна буе караган. Бу хакта ТАСС белән әңгәмәдә аның “Рашик” позывнойлы  командиры сөйләгән.

Вакыйга декабрь уртасында булган. “Рашик”ның төркеме Часов Ярдан ерак түгел урнашкан ВСУ терәк пунктын алырга тиеш булган, әмма көчле артиллерия уты астында калган.

“Минем аякларым, оча сөякләрем, корсагымда күптөрле  ярчыклы җәрәхәтләр алды. Ул мине берничә көн тәрбияләде,  бинтлар белән бәйләвечләр салды, майлар буяды, яраларның бераз төзәлгәнен көтте. Җиде көн ул мине һәм башка яралыларны дәвалады, аннары гына эвакуацияләде”, – дип хәбәр итә взвод командиры.  

Моннан тыш, Степанов башка хәрбиләрне беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәткән.

Агентлыкта сөйләүләренчә, командир яраланганнан соң, Степанов взвод белән командалык итүне үз өстенә алган һәм ялгызы гына дошманның ике терәк пунктын басып алган һәм тылга кергән. Аны югары дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәннәр.

Менә шундый алар безнең сугышчылар, үзебезнекеләрне беркайчан да яу кырында ташлап калдырмыйлар!

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас