Махсус хәрби операция
27 февраль 2025, 05:38

Хатынымның догалары коткарды

Беркөнне яугирләр хәрби бурыч үтәргә китә һәм төркем кире әйләнеп кайтмый. Көннәр, атналар үтә.

Хатынымның догалары коткардыХатынымның догалары коткарды
Хатынымның догалары коткарды

 

Уфа шәһәрендә яшәүче Дмитрий һәм Изанна үзләренең тормышларындагы авыр мизгелне, сынауларны үткәрә алганнар. Гаилә башлыгы 2022 елда өлешчә мобилизациягә эләгә һәм махсус хәрби операция барган зонага юллана. Изанна ире артыннан сугышка китәргә карар итә.

Хәзер Изанна ул көннәрне ничек итеп көяләнүе турында искә ала. Ире Казан шәһәрендә берничә көн генә кунып өлгерә, Изанна МХО зонасына бару турында ныклы карарга килә. Өен бикли, мал-туарларын әнисенә калдыра.

Дмитрий үзенә “Большой” позывноен алган. Ул хәрби бурычлар үти, хатыны Изанна исә ашарга пешерә, яугирләргә көнкүреш эшләрендә ярдәм итә. Яугирләр аны яратып “Мама” дип йөртә башлаган.

Беркөнне яугирләр хәрби бурыч үтәргә китә һәм төркем кире әйләнеп кайтмый. Көннәр, атналар үтә. Яугирләрне хәбәрсез югалды дип таныйлар.

Әмма, барсын да гаҗәпләндереп һәм сөендереп, төркем бер көнне исән-имин кайтып керә.

Дмитрий хатынымның догалары мине коткары, дип саный. Ул аны үзенең саклап йөртүче фәрештәсе дип атый.

Чыганк: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас