Мәскәүдә такси руле артындагы мигрант “Каспер” позывнойлы СВОда яраланган катнашучыны илтеп куюдан баш тарткан. Бу хакта “Русская община” Телеграм-каналы хәбәр итә.
Сугышчы машинаны үзе дәвалану үткән госпитальгә чакырткан. “Каспер” сүзләренчә, водитель аның хәрби киемнән булуын күргәч тә борылып киткән. Шул ук вакытта хәрбинең счетыннан көттергән өчен такси хезмәте акча алган.
Җәмәгатьчеләр такси йөртүчене эзләп тапканнар. Алар белән әңгәмәдә мигрант махсус хәрби операцияне хуплавын белдергән һәм солдат алдында гафу үтенгән. Ярдәмнәре өчен “Каспер” җәмәгатьчеләргә рәхмәт әйткән.
Коточкыч хәл инде бу. Каяндыр килгән адәмнәр үз илебездә безгә шулай “акыл өйрәтсеннәр” әле...
Чыганак: lenta.ru