Махсус хәрби операция
22 февраль 2025, 08:09

Уфада МХО яугирләрен ялдан соң алгы сызыкка озаттылар

Бүген иртүк «Уфа-Арена» спорт комплексы мәйданыннан Башкортстаннан махсус хәрби операциядә яугирләрне кыска вакытлы ялдан соң хәрби хезмәт урынына озату булды.

Уфада МХО яугирләрен ялдан соң алгы сызыкка озаттыларУфада МХО яугирләрен ялдан соң алгы сызыкка озаттылар
Уфада МХО яугирләрен ялдан соң алгы сызыкка озаттылар

Хәрби хезмәткәрләр белдергәнчә, өйдән нинди дә хәбәрләр, гади хатлар булса да, кәефне һәм сугышчан рухны күтәрә.

Русия һәм Башкортстан гимннары яңгыраганнан соң Башкортстан Хөкүмәте Премьер-Министры урынбасары Ирек Сәгыйтов солдатларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте:

— Хәерле иртә, кадерле якташлар, хәрбиләр, егетләребезнең туганнары һәм якыннары, шулай ук озатырга килүче хөрмәтле кунаклар! Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән бүген сезне чын күңелдән сәламлим! Сезгә чиксез ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүген сез, чираттагы ялдан соң, яңадан махсус хәрби операция зонасына юл тотасыз. Бөтен республика, бөтен ил, без барыбыз да Сезнең белән горурланабыз, — дип ассызыклады ул.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Молодёжная газета».

Ф

 

Уфада МХО яугирләрен ялдан соң алгы сызыкка озаттылар
Уфада МХО яугирләрен ялдан соң алгы сызыкка озаттылар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас