Махсус хәрби операция
21 февраль 2025, 16:20

Горурланырлык уллар үстергәннәр

Йөрәк парәләре махсус хәрби операциядә булган әниләр белән очрашу мөмкин булган урыннарга ашкынып барабыз. Тоташ сабырлыктан гына тора кебек алар, җитди дә, басалкы да. Бу аналар өлешенә ил язмышында аеруча зур бурычлар төште. Газизләре еракта ут эчендә йөргән аналарга, бердәнберләре ил өчен гомерен биргән изге затларга Ходай зур сабырлыклар бирсен. Бу сынауларны үзенә тигәннәр генә тулысы белән аңлый ала. Күңелдә бары бер теләк: балакайлар тизрәк һәм исән-сау гына өйләренә кайтсын, әтиләрен, әниләрен, гаиләләрен сөендерсеннәр.

“Бездә чит балалар юк!” – ди Бүздәк районы Урзайбаш авылының иң актив волонтерларының берсе Исланда. Узган командировкабызда таныштык без бу ханымнар белән. Якташларга гумконвой әзерләүдә башлап йөрүчеләрдән булган Исланданың “Чит балалар юк” дип әйтүе дә йөрәктән чыга, аның улы да махсус хәрби операциядә.

Исланда Зиннур кызы Бүздәктән. Урзайбашка килен булып төшкән. Әлеге вакытта фермер хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. Бер караганда гади авыл хатыны инде. Ә тормышына тирәнрәк карасаң, ил язмышын уртаклашкан батыр ханым ул.

– Ирем – Дамир Субханкулов 1968 елгы иде. Өч балалы гаиләдә үскән. Каран авылы училищесын тәмамлагач та аны армиягә алалар. Төркмәнстанда узган учебкадан Кандагарга кереп киткәннәр.1986-88 елларда шунда хезмәт иткән, үзен кыю яугир итеп күрсәткән. Медальләре бар. Ризык шушында булган инде. Язмыш безне кавыштырды. Дамир анда узган еллар турында сөйләргә яратмый иде. Әфганнан авылны ничек сагынып кайтканын гына сөйли иде. Улларыбыз белән сөйләшә иде, ир-егетләрчә киңәшен бирер иде. Армиягә озатканда курыкмаска өйрәтә иде, кыю итеп тәрбияләде ул аларны, – дип сөйләп китте Исланда.

Кызганыч, Дамирның вафат булуына 8нче ел киткән. Нибары 49 яшь кенә булган аңа. Уллары – аның нәсел дәвамчылары. Ә алар өчәү. Субханкуловлар гаиләсендә бер-бер артлы 3 бөркет туа. Иң олысы Эльвир (1992), аннан кала – Айнур (1994), төпчекләре Илнурга 27 тулган. Өч егет тә әти-әни фатихасы белән армиядә хезмәт иткән.

“Улларым армиягә киткәч горурланып тордым”, – ди Исланда. Берсе кайтып шинельне салуга, икенчесе хәрби хезмәткә киткән була егетләрнең. Ә кайда хезмәт иткәннәр? Эльвир – Чечняда, Айнур –Аланьяда, Илнур – Ерак Көнчыгышта. Менә түз син, солдат анасы.

Бүгенге көндә Айнур Уфада эшли. Гаиләле. Илнур шулай ук эштә. Ә менә Эльвир – махсус операциядә. Бүздәктән мобилизация белән киткән 57 егетнең берсе ул. Узган санда таныштырган Земфир белән бергә киткәннәр, тегендә баргач кына аларны аерганнар. Эльвир армиядә артиллериядә хезмәт иткән. Әле дә шул хезмәттә, Запорожье юнәлешендә.

– Егетләр – оптимистлар. Ялга кайтып йөри. Эльвирга да кайткач әллә каласыңмы, бронь ясыйбыз, дигән идек, кая ул. Бер атнага кайтса да хезмәттәш егетләрне сагына. Монда кайткач та хәрби режим белән яшиләр, ашау да шулай. Яхшыга ышанабыз, үзе дә өйрәнеп бетте. Элемтә булганда сөйләшеп торабыз. Солдат әниләренә түземлек телим. Иртән сәгать 4тә эшкә барам, балаларга изге теләкләр тели-тели барам. Шулай ук тели-тели сыер савам. Начар уйлар тормышка аша ди, шуңа начарны уйламыйбыз. Гел яхшысын уйлыйбыз. Түзәбез инде!

Булган догаларны укыйбыз. Балаларга да җибәрәбез. Алар да аны кесәләрендә генә йөртә. Ә монда җыелышып, егетләргә күчтәнәчләр әзерләү максаты: чит балалар булмый. Үземнекенә дип кенә әзерләмим. Мин әзерләгән бер балага, икенче берәү әзерләгән минекенә барып ирешер. “Фәлән егет шуны ярата, бу – моны, ул мондый тәмәке ярата дип, кием размерларын да сайлап, карап, шулай сөйли-сөйли тутырабыз. Үзләре, шөкер, кайтып йөри.

Исланданың кодагые да Урзайбаштан. Уртак оныклары 4 яшьлек Әмирнең картәниләре алар. Менә Резеда Фәнизм кызы белән дә танышабыз. Ул да волонтерлыкта. Ул Тугай авылыннан. Сугыш чоры балалары булган, өлкән яшьтәге әти-әниләрен ялгыз калдырмыйк дип, ире белән Урзайбашка кайтканнар. Тормыш корып, өй салып кергәннәр. Биш балага гомер биргәннәр. Дүрт кыз, бер малай үстерәләр.

– Олы кызым – Айнурның иптәше, оныгыбыз бар. Төпчек кызыбыз 5нче сыйныфта, икенче кызым да тормышта, оныгыбыз бар, өченче кызыбыз – студент, берсе 7 сыйныфта укый. Исәнлек бирсен, барысына ирешеп була, балаларны да исән-сау үстереп, аякка бастырырга язсын. Кодагыем – алтын, хәзер дәшәсең, хәзер йөгереп килә. Киявебездән дә уңдык. Егетләребез тәртипле, эчмиләр, тартмыйлар. Берүк исән булсыннар. Бергә каршы алабыз, бергә озатабыз. Барын да бергә күтәрәбез. Озатканда кыен булып кала, кайткач сөенәбез. Шулай бергә яшибез. Үземнең дә улым үсеп килә, киләчәк өчен куркып торам. Сугышлар бетсен, балалар әти-әниләре янына кайтсыннар, бөтен илгә тынычлык кирәк, – диде Резеда.

Без барган көнне Чечня утларын узган, бүген махсус операциядә Ватан алдында изге бурычын үтәүче Эльвир эшләр белән киткән иде, аның белән очрашып булмады. Алар хатыны Айгөл белән бер кыз тәрбиялиләр. Бүздәктә өй төзеп кергәннәр, бик матур гаилә. Айгөл белән Исланда арасында да әни белән кыз кебек җылы мөнәсәбәтләр. Айгөл бик уңган, тәрбияле, акыллы килен.

Ходай аларга тизрәк шатлыкта очрашып, озын гомер юлын мәңге бергә узарга насыйп итсен. Бу егетләрнең булдыклы, аларның авылда үрнәкле гаилә булуларын ишетү сөендерә.

Эльвир кайда гына булса да, бөтен йөрәге белән туган авылы патриоты. Мобилизация белән киткәндә үк әйтеп киткән: “Лина апа, авылда чаралар уздырганда үз акчагызны тотмагыз, мин ярдәм итәм”, – дигән. Сүзендә тора да. Кайткан саен авыл эшләренә акчалата ярдәм итә. Мәктәптә очрашуларда катнаша. Үсмер егет-кызларга мәгънәле, акыллы фикерләр җиткерә. Шушы көннәрдә авылдашлары, матур гадәт буенча клубта җыелып, анны зурлап хезмәт урынына озаттылар. Монда аны сабырлардан-сабыр әнисе, туганнары,уңган, бердәм һәм кыю авылдашлары, кадерле гаиләсе көтеп яши.

Менә Ватан сакчылары көне җитте. Бу көнне Урзайбаш авылы клубында тагын ир-егетләрне җыялар. Алар – актив волонтерлар һәм солдат әтиләре. Бу чараның мәшәкатьләрен күтәрү җиңелрәк булачак, чөнки Эльвирның нәзере үтәлеп бара, ул кушканча, әнисе Исланда тагын акчалата ярдәм күрсәткән.

Яхшы хәбәрләр генә килсен. Ә бөтен нәсел дәвамында кыю сугышчылар биргән (ике картәтиләре дә Бөек Ватан сугышы каһарманнары, әтиләре Әфган батыры) Субханкуловлар турында авылда тик мактаулы, фәкать уңай, горурлык сүзләре генә ишеттек. Тере мисал, һәр буынга үрнәк алар. Килешеп яшәүләре сокландыра. Исланда бик акыллы хатын, дип әйтәләр икән, бу инде иләктән үткәреп әйтелгән, шик тә юк. Авылда һәркемнең яшәеше, тормышы, сыйфатлары – күз алдында. Ә өендәге гөлләрдән ясалган оранжерея Исланданың сабырлыгына тагын бер дәлил.

Түзәбез! Барыбыз да яхшы хәбәрләр көтәбез. Ә уллары сугышта булган аналарга аеруча зур сабырлык бирсен!

Алсу ГӘРӘЕВА.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас