5-11 февральдә Русиядә Ватанны Саклаучылар елы һәм Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы кысаларында авыл биләмәләрендә, музейларда, китапханәләрдә, мәгариф учреждениеләрендә Башкортстанның халык артисты, махсус хәрби операциядә катнашучы «Әсән» позывнойлы якташыбыз Радик Динәхмәтов белән «Ватанны данлап җырлыйм» девизы астында очрашулар узды. Безнең хәзерге заман героеның чын тарихын күрү һәм тыңлау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Ватаныбызны яңадан тергезелгән неофашизм һәм неонацизмнан саклаучыларга тирән рәхмәт, олы хөрмәт, чын ярдәм күрсәтү чагылышына әверелде ул.
Әсән авылында зур чарага старт биреп, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов якташыбызга районда һәм авыл халкында мондый очрашуларны уздыруда ярдәм иткәне, актив тормыш позициясе, бу дулкынландыргыч мөһим диалогта катнашканы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде: «Безнең яугирләр бүген алгы сызыкта, илебезнең тынычлыгын һәм иминлеген саклыйлар, – диде район башлыгы, – ә без, ышанычлы тыл булдырып, алар безнең ярдәмне тойсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, якташларыбызны Җиңү белән көтәбез. Районда актив рәвештә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эше алып барыла, монда бар дүртөйлеләрнең дә өлеше зур».
Чаралар марафоны район территориясе аша үтеп, Тәкәрлек авыл биләмәсенең Иванай авылында тәмамланды. Бу көннәрдә авыл Мәдәният йортларында халык бигрәк тә күп булды, фойе, тамаша залларында картлары да, яшьләре дә шау-гөр килде. Бу безнең – бердәм булуыбызны күрсәтә. Бердәмлектә – безнең көч һәм куәт! Менә ул дүртөйлелеләрнең бүгенге дөнья хәлләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына мораль ярдәм күрсәтүгә чын мөнәсәбәте. Саннарны, бүген алгы сызыкта – махсус хәрби операция зонасында күпме якташыбыз булуын атамыйбыз, вакыт җиткәч, тарих безгә бу турыда үзе искә төшерер. Һәр кешедә үз балалары – чын патриотлар, безнең заман геройлары өчен горурлык барлыкка килә. Шулай ук Ватан өчен гомерләрен биргән геройларны искә алабыз, йөрәгебез аша үткәреп кайгырабыз. Безнең күңелдә һәм хәтердә мәңге яшь булып калган Геройларыбыз алдында баш иябез. Әйе, бу рәхимсез хакыйкать – сугыш югалтуларсыз булмый...
Чарада чыгыш ясаучылар: район хакимияте башлыгы, авыл биләмәләре башлыклары, Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш районнары мөселманнары имам-ахунды Рамил Хаҗи Исәнбердин, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторлары Ришат Вәлиев, Гүзәл Рәшитова, волонтерлар һ.б. яугирләребезгә мораль ярдәм күрсәтү һәм гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен район халкына зур рәхмәтләрен, ә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга батырлыклары, рух көче, ныклык, сабырлык, кыюлыклары өчен соклану сүзләрен җиткерделәр.
Бүген безнең якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр, Ватанны саклыйлар, балаларга тыныч укырга, ә өлкәннәргә тыныч күк йөзе астында эшләргә мөмкинлек бирәләр. Конкрет мисалда без чын геройларның янәшәдә, безнең арада яшәвен күрәбез. Фидакарьлек, батырлык, Ватанга мәхәббәт – ул чын кешенең сыйфаты.
Якташыбыз РФ Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контрактны 2023 елның июнендә имзалаган. «Әсән» якташлары алдында чыгыш ясап, хәрби хезмәте, иптәшләренең каһарманлыгы, көнкүреше, окоп тормышы, үзара ярдәмләшүе, туганнары һәм якташларыннан хатлар, посылкалар алганда сугышчыларның кичергән хисләре турында сөйләде. “Туган яктан алынган һәр әйбер сугышчыларның йөрәкләрен җылыта, аларга көч бирә һәм җиңүгә ышаныч уята”,– дип, тәэссоратлары белән уртаклашты. Якташларына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләүче барлык хезмәтләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде, алгы сызыктагы яугирләр өчен мондый ярдәмнең бик мөһим булуын билгеләп үтте. Солдатларның һәм офицерларның хәрби рухын күтәрүдә массакүләм мәгълүмат чараларының да гаять зур әһәмиятен ассызыклады. «Юлдаш», “Өмет”, «Кызыл таң» гәзитләрендә якташларыбыз, тыл хезмәтчәннәре, аларның казанышлары турында
мәкаләләр, производство алдынгылары өчен горурлык, үрнәк гаиләләргә соклану хисләре уята, батырлыкларга рухландыра. Чарада катнашучылар аның ничек махсус хәрби операциягә барып эләгүен, сугышчан бәрелеш зонасында кешенең нинди хисләр кичерүен белделәр. Безнең яугир Әсән авылыннан һәм «Әсән» позывное аның ата-бабаларының рухын, бәрәкәтле Дүртөйле җиренең тарихи кыйммәтен чагылдыра.
Авыл мәдәният йортлары фойесында мәктәп укучылары һәм Дүртөйле балалар сәнгать мәктәбендә укучы яшь рәссамнар иҗаты; урындагы рәссам, БР Рәссамнар берлеге әгъзасы Ирек Асылгәрәевның Русиядә Ватанны Саклаучылар елына һәм Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елына багышланган картиналары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмәләр оештырылды. Ә Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Сания Мөнирова балчыкны сәнгатьчә эшкәртү буенча мастер-класс үткәрде.
Урындагы артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар патриотик юнәлештәге җырлар җырладылар, лирик биюләр күрсәттеләр. Биючеләр, хәрәкәтләре аша йөрәктән чыккан нечкә хисләрен белдереп, үз кәефләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен һәм эчке
дөньяларын ача алдылар, шуның белән тамашачыларның симпатиясен яуладылар.
Әлеге чара илебез мәнфәгатьләрен саклаучыларга карата безнең рәхмәтебезне, хөрмәтебезне, ярдәмебезне гәүдәләндерә. Бу изге эштә балаларның да катнашуы сөендерә. Алар, булган хәлләрне дөрес кабул итеп, игелекле һәм ярдәмчел булып үсә. Мондый очрашулар безгә бердәмлек, рух көче һәм фронт белән тыл арасындагы өзелмәс элемтә турында искәртә, яшь буында мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, үз илебез өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә ярдәм итә.
Дүртөйлеләр тизрәк Җиңү килүен, якташларыбызның туганнары һәм якыннары янына чын күңелдән исән-сау кайтуларын телиләр. Безнең ил һәрвакыт батырлар тудырды һәм барлык тарихи сугышларда җиңүче булып чыкты. Һәм бүген: «Безнең эшебез хак, Җиңү Бөек Русия кулында булачак», – дибез!
Фәнис ГАЛЛӘМОВ.