Иглин районыннан ирле-хатынлы махсус хәрби операция зонасында бер кыр госпиталендә хезмәт итәләр.
Сарт-Лобово авылында яшәүче ханым 2023 ел ахырында госпитальдә эшләү өчен МХО зонасына юллана. “Лилу” дигән позывной ала. Моңа кадәр ул Уфаның ковид-госпитальләренең берсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Шуңа ханым үзенең эш тәҗрибәсенең нәкъ менә фронт яны госпиталендә кирәк булачагын ачык аңлый.
– Әйе, мин хәрби хәрәкәтләрнең шаяру түгеллеген бик яхшы аңлый идем. Ковид белән авыручыларны караган вакытта кешеләрнең куркуын, өметсезлеген, авыртынуын һәм тормышка гаҗәеп омтылышын күрдем. Кеше гомеренең бәясен дәреслекләрдән түгел, тормышта аңладым. Анда табиблар һәм шәфкать туташлары соңгы көчләренә кадәр эшләделәр, кемнедер коткару өчен тәүлекләр буе йокламадылар, – ди яшь хатын.
Ул МХОга китеп, берничә ай үтүгә тормыш иптәше дә контракт төзи. МХОда ул “Мастер” позывноен ала.
– Мин – татар, ирем – әрмән, ә Ватаныбыз – бер. Ил өстенә куркыныч янаганда ирем читтә кала алмады, – ди “Лилу”. – Моңа кадәр ул Уралтехнострой заводында слесарь-монтажчы булып эшләде. Ә хәзер ул – кыр госпиталендә өлкән санитар. Без аның белән төрле бурычларны үтибез, шуңа бик сирәк күрешәбез. Ялсыз эшлибез. Безнең хезмәт хәвефле һәм авыр, әмма контрактчы булу – “зачетлы” миссия. Бары уртак тырышлык белән генә җиңә алачагыбызга ышанабыз.
Әйткәндәй, бу пар 16 ел бергә, аларның улы һәм кызы үсеп килә. Әти-әниләре хезмәттә булганда, балаларны картәниләре карый.
– Улыбыз белән кызыбыз безнең карар турында белгәч, әлбәттә, гаҗәпләнделәр, – ди әни кеше. – Алар безгә ышаналар һәм көтәләр, безнең белән горурланалар. Һәм без дә сынатмаска тырышабыз: тормыш иптәшемдә – “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен” медале, миндә – 2нче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале.
Ләкин без бүләк өчен түгел, ә йөрәк кушуы буенча МХОга юлландык, ди алар. Һәм бу пар иң катлаулы шартларда да мәхәббәт һәм хәстәрлек өчен урын барлыгын исбатлый дип яза “Иглин хәбәрләре” басмасы.