Махсус хәрби операция
18 февраль 2025, 12:48

Окопта яшәүче табиб

"Космос" позывнойлы яугир МХОда инде өч ел.

Окопта яшәүче табибОкопта яшәүче табиб
Окопта яшәүче табиб

Махсус хәрби операция зонасына хезмәткә юлланучыларның сәбәпләре төрле. Кемдер акчасына алдана, кемдер үзенең чыдамлылыгын һәм холкын тикшереп карый, кемдер көнкүреш проблемаларыннан арый. Әмма күпләренең төп сәбәбе – Ватанны саклау булып кала. Александр Достовалов исемендәге батальон лейтенанты, “Космос” позывнойлы яугир Охлебинино авылыннан. Ул батальон оешкан беренче көннән хезмәттә. Аңа медицина взводы белән идарә итүне йөклиләр. Ул полк табибы вазыйфасын үти.

Батальонга кадәр Арслан Морзаголов авыл амбулаториясендә 20 ел эшли. Югары уку йортыннан ул травмотология, ортопедия өлкәсендә хирург булып чыга. Туган авылында ул терапевт булып китә.

“Махсус хәрби операция башлангач мин Шәйморатов батальонына эләгәсем килгән иде, - дип бәян итте ул. – 2022 елның апрель аеннан бирле көттем. Батальон ул вакытта формалашкан иде инде. Штабта тагын яңа баталҗн формалаша башлагач хәбәр итәрбез диделәр. Аннан Достовалов исемендәге батальон оеша башлавы турында шалтыратып хәбәр иттеләр”.

Тормыш иптәше аның бу карарын аңлап кабул иткән. Балаларына кая киткәнен аңлатып, әниләрен сакларга кушкан.

“Минем табиб булуым һәм белемемнең фронтта алгы сызыкта бик кирәкле булуын аңлап эш иттем, - ди ул. – 2022 ел, МХОның беренче елы. Беренче яралылар килә башлады. Минем әтием дә хәрби табиб, офицер. Төньяк Кавказда госпитальдә эшләгән. Элек мин спорт туризмы белән шөгыльләнә идем. Тауларга барганым булды. Шуңа экстремаль шартлар минем өчен ят түгел. Фронтны спорт белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Әмма мин уңайсызлыклары булмаган шартларда яши алам. Бәдрәфе, суы булмаган окопта, мәсәлән. Алдамыйча әйтә алам – бу мөмкин”.

2024 елның апрель аенда “Космос” яраланган. Фронттагы батыр хезмәтләре өчен ул “За отвагу”, “За храбрость” 2 дәрәҗә ,”За заслуги в медицине” 2 дәрәҗә һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Арслан Морзаголовны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Чыганак: bashinform.ru

Окопта яшәүче табиб
Окопта яшәүче табиб
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас