Русия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгына махсус хәрби операция барышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эшен яхшырту буенча 1 апрельгә кадәр тәкъдимнәр тапшырырга кушкан. Бу хакта “ТАСС” яза. Оборона министрлыгы махсус хәрби операциядә бурычларын үтәгәндә хәбәрсез югалганнарны эзләү чараларын, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр тапшырырга тиеш. Әлеге бурычны үтәүгә җаваплы итеп оборона министры Андрей Белоусов билгеләнгән. Матбугат конференциясендә шулай ук СВО зонасында хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә мәгълүмат җиткерү һәм финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралган.
Әлеге вакытта хәбәрсез югалганнарның якынча саны 50 меңнән арткан диелә кызыл хач халыкар комитетында. 2024 елда югалган якын кешесен эзләп мөрәҗәгать итүчеләр саны ике тапкырга арткан. Шулай ук, халыкара комитет ВСУ гаскәрләренең Курск өлкәсендә ерткычларча кылануына үз фикерләрен белдергәннәр иде һәм урындагы халыкны алардан сакланган булырга тиеш, диделәр.
Чыганак: dzen.ru
Фото: dzen.ru