Ил, дөнья иминлеге сагында торучы егет 2022 елдан МХО зонасында атучы булып хезмәт итә. Махсус операция башланганчы хәрби республиканың физкультура-сәламәтләндерү комплексларының берсендә тренер булып эшләгән, шуннан позывной — «Тренер» булып киткән аның. Алгы сызыктагы якташыбыз үзен гаять батыр ир-егет итеп күрсәтте. Моның өчен отпуск алдыннан Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән ул.
Кыска вакытлы ялдаң соң тиздән «Тренер» яугир хәрби иптәшләренә янына китәчәк.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контрактка кул куярга теләгән Башкортстанда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең Хәрби ведомствосының 117 номерлы бердәм белешмә номеры, 122 яки (347) 218-19-19 номерлы Ситуация үзәге, шулай ук «Минем документлар» МФЦ офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында, «Телеграм»дагы рәсми чат-ботларда бар. Булачак солдатларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революция ур., 156) шартлар турында аңлатырга әзерләр.
Элегрәк Башкортстан Яңа елдан Русия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган ир-атларга түләүләрне республикадан арттырды. Хәзер алар бер тапкыр ике миллион сум алачак. Арытаба исә ай саен ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы көтәчәк.
Шулай итеп, хәрби хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4 520 000 сум алачак. Барлык контрактчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык ташлама каралган, алар арасында шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алуга 500 мең сум ташламалар, балалар өчен түләүсез белем алу, транспорт салымын түләүдән азат итү һәм башкалар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: яугирнең туганнары тәкъдим итте.