Махсус хәрби операция
15 февраль 2025, 10:27

Яугирләребезне бергәләп данлыйк

«Ватанны саклаучылар» фонды Мәскәү финанс-юридик университеты белән бергә махсус хәрби операция геройларына багышланган һәйкәл эскизларының Бөтенрусия конкурсы старт алуы турында игълан итте.

Яугирләребезне бергәләп данлыйкЯугирләребезне бергәләп данлыйк
Яугирләребезне бергәләп данлыйк

Катнашуга профессиональ рәссамнарны, скульпторларны, архитекторларны, МХО ветераннарын, шулай ук оригиналь идея тәкъдим итәргә һәм геройларга һәйкәлгә карата үз күзаллауларын белдерергә әзер булганнарның барысын да чакыралар.

Шәхси һәм коллектив эшләрне Федераль казначылыкның рәсми сайты кабул итә. Эшләрне агымдагы елның 28 февраленә кадәр җибәрергә мөмкин. Тәкъдим ителгән проектларга конкурсны оештыручылар һәм монументаль рәсем сәнгатенең профессиональ берлекләре вәкилләре кергән комиссия бәя бирәчәк. Нәтиҗәләрне исә мартта ясау планлаштырыла.

Бәйгедә катнашуның өстәмә сораулары буенча 8(347) 250-22-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина махсус хәрби операциядә катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерүнең мөһимлеген ассызыклады, чөнки безнең геройлар һәрчак хөрмәткә лаек.

— Хәзерге вакытта Башкортстанның күп кенә муниципалитетларында скверлар, МХО геройларына һәйкәлләр проектлары булдырыла. Эскизлар конкурсы бу инициативага ярдәм булыр дип ышанам, – дип ассызыклады Гөлнур ханым.

Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар» фонды Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылды. Аның төп бурычы – МХО ветераннарына һәм геройларның гаиләләренә шәхси ярдәм күрсәтү. Оешма медицина һәм социаль тернәкләндерүдә, яңадан укытуда һәм эшкә урнашуда да, юридик та ярдәм күрсәтәи. Инвалидлар өчен торакны җайлаштыра һәм өйдә озак вакытлы карауны тәэмин итә.

Фонд эшли башлаганнан бирле аның филиалларына 2 миллионнан артык ярдәм сорап мөрәҗәгать килгән. Һәм игътибарга лаек: аларның 91 проценттан күбрәге уңышлы хәл ителгән.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: ЦУР РБ.

Чыганак: «Молодёжная газета».

Яугирләребезне бергәләп данлыйк
Яугирләребезне бергәләп данлыйк
Автор:
Читайте нас