Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә аяксыз калган МХО ветераны махсус пандус булмау сәбәпле подъездда мүкәләп йөрергә мәҗбүр. Бу хакта Офицер хатыннары берлеге президенты Светлана Кошелеваның “ВКонтакте”дагы язуыннан соң билгеле булды.
Җәмәгатьче бастырган видео кадрларыннан берничә баскычтан менәр өчен инвалид ир-атның коляскадан төшеп, кулына берьюлы колясканы да күтәреп, мүкәләргә мәҗбүр булуы күренә.
“Сургут хакимияте!? Ау!? Сез нәкъ үз урыннарыгызда утырасызмы!? Сезгш оят түгелме!? Нигә егетләр өйләренә кайтып шулай мүкәләп йөри!” – дип ачыргаланып язган Кошелева.
Шәһәр властьлары әлегә бу хәлгә бер аңлатма да бирмәгән.
Ил зур булганга түрәләр тәртип урнаштырып өлгерә алмыймы икән... Бәлки, шундый язмалардан соң хәлләр алга таба үзгәрер... Бу МХО ветеранының да проблемасы уңай хәл ителсен иде.
Чыганак: lenta.ru