Егетләрнең кәефе ничек?
Сугыш – кешеләр уйлап чыгарган иң зур афәт. Аның кубуына кем генә гаепле булмасын, авырлыгы гади кешеләр иңенә төшә. Дөньяда иң сабыры, көчлесе, бердәме дә шул кешеләр. Урзайбашта солдат аналары, ялга кайткан яугир, авылның иң актив волонтерлары белән очрашкач, мин моңа тагын бер инандым.
Авылдашлар ярдәме
Авыл клубы мөдире Лина Гыймалтдинова оештырган бу очрашу берчә шатлыклы, берчә моңсу булды. Мобилизация белән Махсус хәрби операциягә юлланган “Бүздәк”нең исән-сау булып ялга кайтуы, авылдашлары белән очрашуга килүе барысы өчен дә зур шатлык булды. Әмма егетебезнең әлегә санаулы көннәргә генә кайтуы, бу очрашуга үз баласын күрергә өметләнгәндәй иң алдан килгән, уллары әле сугышта булган солдат әниләре, бинаның бер як диварына терәп өелгән гумконвой, диварда Әфган, Чечня ветераннары, әле МХОда булган егетләрнең исемлеге, фотолары – болар барысы бергә авыр бер халәткә җиткерде... Уңга карап сөенәсең, сулга карап – көрсенәсең. Нәкъ шулай булды...
–Без җылы мамык юрганнарга төренеп, тәмле төшләр күреп йоклыйбыз,
сыйланабыз, корпоративларга йөрибез, тыныч күк астында яшибез. Ә шул вакытта егетләребез – утсыз, сусыз, салкын блиндажларда, аяусыз сугыш яланында, дошман белән күзгә-күз карашып, алышып, безнең тынычлыкны саклый. Башта сугыш барышы безгә аңлашылмады. Әмма 5 сентябрь көнне, балаларны алып киткән чакта, йөрәгем урыныннан купты. Бөек Ватан сугышын китаплардан укып, кинолардан гына карап белгән булсак, бу көнне шул ук хәлләр кабатлануы аңга бәрде. Авылыбызда гөрләшеп үскән газиз балаларыбыз биштәр асып, саубуллашып, авылдан чыгып киткәндә, капка төпләренә озатырга чыккан бөтен халык кайгыдан сыгылып калды. Балалар берәм-берәм тау башына менеп киттеләр... Башларыннан иркәләп, шукларын тәмәке тарткан өчен тиргәп, начар гадәтләрдән саклап калырга тырышып үстергән, яши дә башламаган улларыбыз сугышка киткәндә без бу афәтнең никадәр куркыныч булуын аңладык. Күңелдә аларга ярдәм итү теләге уянды.
Кызлар белән уйлаштык та, балаларга – алар кырык яшьтә дә безгә бала – гуманитар ярдәм әзерли башладык. Егетләрнең һәркайсысын без гумконвой белән тәэмин итәргә, аны туктатмый, ешрак җибәрергә тырышабыз. Менә бүген дә тәмле мәтрүшкәләрне капларга салып, балакайларыбызга озатырбыз. Туган якның шифалы үләннәрен алгач, үзләрен өйләренә кайткандай, әниләре әзерләгән чәйне эчкәндәй хис итсеннәр, дидек. Земфир үскәнем, баргач авылдашларыбызга зур сәлам җиткер, без сезне барыгызны да яратып, сагынып көтәбез. Исән-сау тизрәк кайтыгыз, – диде Лина апа чараны ачып.
Лина апаның йөрәгеннән кан булып тамган бу сүзләре безнең дә йөрәкләргә үтте. Ният иткәч, ул җаваплы эшне кемдер башлап та җибәрергә тиеш була. Һәм Лина апа башлап җибәрә, аны кызлары күтәреп ала. Шамавова Асли, Мөхәметдинова Гаян, Габдрахманова Зөлфия, Умәрова Эльвира, Кәлимуллина Лиза, Зиннәтуллина Алинә, Волвенкова Алинә, Шаһиева Альмира, Собханкулова Исланда, Бурангулова Светлана иң актив волонтерлар буларак ярдәмне, көчен санап тормый, якташларына ярдәм хәстәрли. Алар москет челтәрләр үрә, җылы оекбашлар бәйли, азык-төлек әзерли, блиндажлар өчен шәмнәр ясыйлар, кискән токмачларын сузсаң, Җир шарын урап чыгарга җитәрдер...
– Балаларның хәлләрен белешеп торабыз. Аралашып торам. Хәрби задание белән китүләрен дә әниләренә белдерми миңа әйтеп китәләр, – ди Лина апа. – Егетләр олыгаеп китте. Алар бездән дә җитдирәк хәзер. Габдрахманов Денис, Зарипов Рамил, Зинфирыбыз, Ильвирыбыз –барысы да. Алар хәзер урам буенда күңел ачып, җырлашып йөри торган егетләр түгел инде, тормышка карашлары икенче. Аларның монда кайтып, балалар үстереп яшәр көннәрен зарыгып көтәбез.
Сез кайларда, Урзайбаш угланнары?
“Бүздәк” позывнойлы егетебез алгы сызыкта. Ул әле Курскидан кайткан. Күкрәгендәге алты төр дәүләт бүләгенең дүртесе Луганскида хезмәт иткәндә, берсе – Шәйморатов медале, тагын берсе – “Батырлык өчен” Курский өчен сугышларда күрсәткән кыюлыгы өчен бирелгән.
– Чик буенда хәлләр катлаулы...Дошманны сөреп чыгару өчен озынлыгы 45 чакрым, тирәнлеге 19 чакрым булган фронтны үтәргә кирәк. Көрәш авыр бара. Тегеләр яхшы коралланган, чигенергә җыенмыйлар. Җиңел генә алып ташлармын димә. Зур әзерлек белән кергәннәр. Диверсия төркемнәре таралган, әле тегендә, әле монда 3-4 кеше очрап тора. Беркөнне элемтәне ялгарга китеп барабыз. Ак төстәге “шестерка” килеп туктады. Ә анда 4-5 кеше. Аркаларында “глушилка” да бар, бездә коры автомат... Аларны бөтен дөнья коралландыра. Алгы сызыкка берәр атнага керәбез. Кергәндә дә, чыкканда да авыр. Аяк астында миналар – “Баба-яга”лар төнлә чәчеп китә, баш очында дроннар. Авыр, әмма түзәбез! Ул ноктага гуманитарка кереп җитә алмый, машиналар булмый, җәяү чыгабыз. Берсендә 25, икенчесендә 32 чакрымны дроннардан кача-кача чыктык. Иң авыры – дусларны югалту. Кичә генә иптәш егет һәлак булуын хәбәр иттеләр. Пермьнән иде. Кайтып киткәндә сөйләшеп, кочаклашып, саубуллашкан идек...
–Дошманнар белән ике ара еракмы?
–Безнең арада 800 метр. Бер җирдә 300 метр гына. 20 метр саен снайперлар утыра. Ничә егетне алдылар инде... Чамалап йөрмәсәң... Шул сәбәпле, ятып калган иптәшләрне дә кереп алып булмый. Безнең снайперларыбыз да бар, алар көчлерәк тә, кораллары да яхшырак. Камералар да тора хәзер, шуның буенча дрон, снайперлар турында кисәтү алабыз, чыкмый торабыз.
–Алгы сызыкта вакыт ничек уза?
- Мин – көндез стрелок, элемтәче. Төнлә командирны алыштырам. Ул
йокларга тиеш. Ә үзем, форсат чыкса, бер-ике сәгать йоклап алам. Керфек тә какмый төннәр уза. Гел хәрби әзерлектәбез. Хәлләр тыныч булса, блиндажга төшеп, капкалап алганда өс киемен салып торуың мөмкин, андый форсат сирәк була. Гел хәрби әзерлектә. Пулеметчылар һәрвакыт постта. Бер минуттан, бер секундтан ни буласын белеп булмый. Атака көтеп кенә торасың. Безнең бурыч – ышандырылган урынны сакларга, бер адым да чигенмәскә!
- Каршы яктан әсир төшүчеләр бармы?
–Эләгәләр. Көненә 3-4не алгы сызыктан чыгарабыз, үзләрен аерым блиндажда тотабыз, аннары Курскига озатабыз. Анда допрос, обменга алып китәләр. Аларга тимибез.
–Ике якның да көрәш кәефе ничек?
–50/50. Алар да чигенергә җыенмый, без – бигрәк тә. Ул якта
наемниклар, снайпер-биатлонисткалар 2014 елдан бирле сугышалар.
–Авылдашың, яуда һәлак булган Фируз белән бергә булмадыгызмы?
– Без Фируз белән ул көнне бергә идек. Аның белән посадкада сөйләшеп тордык. Алар, 3 батальон, окопаться итәргә тиешләр иде. Мин задание белән Луганскига юлландым. Без 7-8 егет киттек. Китеп өлгердек кенә, атака да башланды. Ярты сәгатьтән КПдан кайтып җиттем, Бүздәктән 2 – “200” диделәр. Берсе Фируз, берсе Кәпәй авылы егете булып чыкты. Авылдашым, Фируз, шулай итеп, 4 ноябрь көнне һәлак булды. Әтисенә(мәрхүм) бу хәлләрне сөйләдем. Улының соңгы минутлары турында белеп китте...
– “Ахмат”ларны тимер җыеп, видео төшереп кенә йөриләр, дип ишетттерделәр, чынмы ул?
- Алар белән янәшә сугышабыз. Анда да усал, чын сугышчылар күп. Ә
видео төшерүчеләр арткы сызыктагылар ул. Передовойда телефонда утырмыйсың, анда яшәү өчен сугышасың.
- Җирле халык ниндирәк? Беренче вакытларда безнең егетләргә
агуланган пирожкилар ашаткан әбиләр дә булды. Әле ничек?
–Луганскийга беренче кергәндә 25 КамАЗ кердек. Сватовода алда безне
ничек көтүләрен украиннарча, “иманыгызны укыталар” дигән ишарә белән күрсәттеләр. Сепаратистлар да бар анда, барлык кара көчләр җыелган, кортлаган ит кебек. Әллә ниләр, әллә кемнәрне күрәсең инде...
Җирле халык тик ятмый... Әле дә посадкаларга агулы аракы, пластмасс шешәләрдә агуланган су ташлап китәләр. Җәйге челләдә кайбер егетләр шуңа алдана... Агулы карбызлар күп булды... Передовойда су мәсьәләсе кискен.
–Тәэмин итү ничек бара?
- Ризыклар, кием гел килеп тора. Үзебез дә сатып алабыз. Әле,
уңайсыз вакыт. Бер атнада передовойда булганда эретә яки кар явып уза. Кар булса – су була, бер яклап әйбәт, икенче яклап кыен – яшел киемдә керәсең, кар ява. Ак белән керсәң, җир ачыла...Үзеңнекен алмаш йөртергә кирәк. Ул тагын өстәмә йөк.
- Егетләрнең кәефе ничек?
- Әйбәт. Авырлыкны уйлап яшәмибез. Без барыбер җиңәчәкбез.
Өйрәнеп беттек инде, өченче ел бит. Кайберсе блиндажда гитарада уйный. Яңа елны ике 0,5л.шешә минералка су белән каршы алдык.
- Кайчан эшне бетереп кайтасыз, егетләр?
- Тиз бетәргә ошамаган әле. Аларны яхшы тәэмин итәләр. Кертеп
торалар, чыгарып торалар. Безнең дә бик көчле коралларыбыз бар. Украинаны тоташ яндырып була. Максат бит аны бетерү түгел.
–Үзеңдә үзгәрешләр тоясыңмы. Куркытамы?
– Кешеләр, үзгәргәнсең, ди, ә мин аны сизмим. Кергәндә авыр. Исән чыккач, иркенләп тын алып куясың.
–Әниеңнең нинди ашларын сагынып кайттың?
–Манты, пилмән, төйгән бәрәңге белән кәтлит – иң шәбе! Алгы сызыкта
иң авыры – теш сызласа. Беркая барыр җир юк, йоклатмый да. Әле менә дәвалатып кайттым.
Алгы сызыкта иптәшләренең газаплы үлемнәрен, ут эчендә алышлар, дошманнарның ерткычлыкларын кичергән егетебездән күрәчәк турында да сорамый булмады.
–Бар ул күрәчәк дигәннәре. Күрәчәгеңне күрми, гүргә кермисең, дигәннәре дөрес, –диде егет.
“Бүздәк”кә март аенда Аллаһ боерса 38 яшь тула. МХОга киткәнче төзелештә эшләгән. Белеме буенча газэлектросварщик. Бу очрашуга хатыны һәм әтисе Өлфәт абый да килгән иде. Әнисе Зөлфия апа улыннан бер генә минутка аерылып торасы килмәсә дә, аңа сыйлар әзерләп калган. Отпускка кайткач Гүзәл белән гаилә коруларына икенче ел гына әле. “Борчылам, көтәм. Исән-сау кайтып, озак бәхетле гомер итәргә телибез”, – ди яшь хатын.
Ә Өлфәт абый белән Зөлфия апаның көннәре-төннәре бала турында уйлап үтә. Өч улларының уртанчысы өчен “утта көя” алар. Сабыр, акыллы, уйлап эш итүче егетебез авылдаш егетләрен рухландырып, мобилизациягә үзе теләп киткән. Исән-сау йөреп кайтыр, ышанабыз. Бүген Урзайбаштан 23 егет батырлар сафында. Озак хәбәргә чыкмаган Рөстәм белән Илнур да бер көнне туган йорт ишеген ачып керер Ходай кушса.
“Алла боерса, исән-сау кайтырбыз”, диде егетебез саубуллашканда, безнең теләкләрне хуплап. Без дә ул көнне – яугирләребезнең исән-сау җиңү белән кайтуын бик көтәбез.