Махсус хәрби операция
14 февраль 2025, 11:50

Бу сабыйларга тәмлекәчләр бушлай тиеш

Ничек итеп МХОда катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен “Сөт кухнясы”ның бушлай продукциясен рәсмиләштерергә?

Бу сабыйларга тәмлекәчләр  бушлай тиешБу сабыйларга тәмлекәчләр  бушлай тиеш
Бу сабыйларга тәмлекәчләр бушлай тиеш

Шул хакта бәян итмәкчебез.  Башкортстанда МХОда катнашучыларның 3 яшькә кадәрге балаларына бушлай «сөт кухнясы» продукциясе тиеш.

 Шулай ук аны йөкле хатын-кызлар һәм имезүче аналар алырга мөмкин.

 Ташламаны рәсмиләштерү өчен түбәндәге  документлар кирәк булачак:

  • хәрби комиссариаттан белешмә;
  • поликлиникадан белешмә;
  • мөрәҗәгать итүченең паспорты;
  • бала туу турында таныклык;
  • никах турында таныклык.

Гариза ны якындагы «сөт кухнясы»ның өләшү пунктында яки күп функцияле үзәкләрнең офисында бирергә була. Шулай ук сылтама буенча документларны рәсмиләштерү тәртибе белән танышырга мөмкин. Сораулар калса +7 (347) 246-55-01 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас