Алгы сызыкта булып кайткан «Башкортстан» теле-радиокомпаниясе редакторы, журналист Ильяс Батыргариев студентлар һәм мәктәп укучылары белән үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан, сугыш көннәре һәм махсус хәрби операция сәбәпләре турында сөйләгән. Ул Шәйморатов батальоны турында репортажлар күрсәткән, герой хәрбиләр һәм мотивлары турында сөйләгән. Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьск, Туймазы, Салават һәм Күмертау шәһәрләрендә 1000нән артык бала лекцияләрдә катнашкан.
Якын арада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөре, Уфа шәһәрләрендә һәм Чакмагыш районында лекцияләр узачак. Проект яшь буында патриотизм һәм ватан өчен горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.