Махсус хәрби операция
12 февраль 2025, 11:26

Салават егете дошманның БПЛА идарә итү пунктын юк иткән

Батыр егетләребез белән горурланабыз. 

Салават егете дошманның БПЛА идарә итү пунктын юк иткәнСалават егете дошманның БПЛА идарә итү пунктын юк иткән
Салават егете дошманның БПЛА идарә итү пунктын юк иткән

Прапорщик Даян Нуриев ("Пеләш" позывнойлы) Оборона министрлыгы белән 2023 елның августында контракт төзегән.

Шул вакыттан башлап егет алгы сызыкта тора һәм дошманның терәкләрен һәм траншеяларын, БПЛА пунктларын һәм тере көчләрен юк итү буенча командованиенең бик мөһим бурычларын үти.

Ул тумышы белән Мәчетле авылыннан, МХО кадәр Күсепәй авылында яшәгән. Олы яшьтә булуына карамастан( 60 яшь), ул бик яхшы физик формада һәм хезмәттәшләре арасында ихтирамлы. Ул үз алдына куелган теләсә нинди бурычларны үтәүгә җаваплы карый, иптәшләре аны кыюлыгы өчен "курку белмәс" дип йөртәләр.

"19 гыйнварда безнең БПЛА взводыннан билгеле бер җирдә дошман дроннары белән идарә итү пункты табылуы турында координаталар килде. Прапорщик Даян Нурыев та кергән дежур расчет санаулы минутлар эчендә хөҗүмгә чыкты. Яугир Д-30 орудиесын тиз һәм оста корды. Расчетның җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә дошманның БПЛА идарә пункты юк ителде. Куелган хәрби бурыч тиз, вакытында һәм югары профессионализм белән үтәлде", дип хәбәр ителә На земле Салавата басмасында. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас