Махсус хәрби операция
12 февраль 2025, 07:16

Кыю адым

Салават районында яшәүче полиция хезмәткәре, майор РФ Оборона министрлыгы белән МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзегән.

Кыю адымКыю адым
Кыю адым

Салават районында яшәүче полиция хезмәткәре, майор РФ Оборона министрлыгы белән МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзегән. Офицерның бу кыю адымы турында район хакимияте башлыгы Марс Кашапов үзенең социаль челтәрләрдәге битендә язган.

Контрактчы Башкортстан батальоннарының берсендә хезмәт итәчәк. Ул 2008 елдан Эчке эшләр министрлыгының Салават районы буенча бүлегендә хезмәт иткән булган. Биш ел ул участковыйларның начальнигы вазыйфасын башкарган.

“Якташыбыз белән горурланабыз һәм аның бу батыр адымы өчен рәхмәт әйтәбез. Чын геройлар безнең арада яши, - дип яза Марс Кашапов. – Яугирләребез өйгә җиңү белән әйләнеп кайтыр дип ышанабыз һәм көтәбез! Бу миссия тәмамланганнан соң без бергәләшеп, иңне иңге терәп Салават районын күтәрер өчен эшләячәкбез!”

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас