Махсус хәрби операция
10 февраль 2025, 11:07

МХОда ире югалган хатын алдау схемасын ачыклаган

Якыннары махсус операциядә булганнар,  бу хәбәр сезнең өчен!

Бер хатынга МХОда югалган иренең фотосын  җибәргәннәр, ирен эзләп киткән хатын Ростов шәһәренә барып алдау схемасын ачыклаган. Бу  хакта 59.RU сайты яза.

Басма мәгълүматы буенча, русияле контракт буенча хезмәт иткән. 2024 елның октябрендә  аның белән элемтә өзелгән. Ә декабрьдә, сугышчының хатыны сөйләвенчә, аңа Ростов дәваханәсендә хирург булып эшләүче шалтыраткан. Ул үзен Денис Кучер дип таныштырган. Кучер хәрбинең күптән түгел генә әсирләр алмашуында катнашуын һәм әле госпитальдә авыр хәлдә булуын сөйләгән.

Үзен табиб дип таныштырган бу адәм сугышчының хатынына медицина кәгазьләрен, палатада яткан ир-ат фотосурәтен җибәргән. Фото тонык булган, анда койкада трахеясында трубкалы хәрбигә охшаган ир сурәтләнгән.  Җибәрелгән выпискада ир-атның шәхси мәгълүматлары (хәрби часте, полкы, батальоны һәм ротасы)  дөрес күрсәтелгән булган. Диагноз турысында “шок хәле,  травматик яра, кома халәте, умыртка сөякләре сыну” дип язылган.

Кучер ире өчен ут йоткан ханымны шәхси килмәскә күндерә, моны ул дәваханәдә тикшерү баруы һәм кабул итүләр юклыгы белән аңлаткан. Бераздан дарулар өчен акча сораган ул. Ул Яңа ел каникуллары барган вакытта   аның иренә кирәкле парепаратны сатып алып булмаячак, ди. Шулай итеп, хатын “медик”ка 30 мең сум акча күчерә һәм Ростовка юллана, моны ире өчен өзгәләнгән  хатын “үземә урын таба алмадым”,   дип аңлата.

Дәваханәдә исә хатынга аның иренең биредә  беркайчан булмавын  хәбәр итәләр Денис Кучер исемле табиб чыннан да Ростов өлкә дәваханәсендә эшләгән, әмма ул – онколог, хирург түгел һәм аңа инде бүгенге көндә 80 яшь...

“Мин Телеграм-аша ялган табибка шалтырата башладым, әмма ул шулкадәр оятсыз булып чыкты, минем дәваханәгә килүемне белгәч, дүртенче катта урнашкан  кабинетына менәргә кушты”, – дип искә ала ирен таба алмаган хатын.

Кайчак уйлап куям, бу мошенникларның үзләренең туганнары юкмы икән? Дистәләгән схемаларның берсе буенча алданмыймы икән?..

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас