Махсус хәрби операция
10 Февраля 2025, 07:37

МХО зонасында шәфкать туташы яраланган хәрбине үзе белән каплаган

Әле дә сез бар әле дөньяда...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Русиянең Оборона министрлыгында МХО зонасында мотоукчылар подразделениесе шәфкать туташы, ефрейтор Людмила Болилаяның яраланган сугышчыны коткаруын сөйләделәр.

Артиллерия уты дәвам итүенә һәм эвакуациягә карамастан, ул хәрбигә ярдәм итәргә калган.

Болилая яраланган сугышчыларга һәм гражданнарга ашыгыч һәм планлы ярдәм күрсәткән. 

Хәрби хәрәкәтләр барышында Украина Кораллы Көчләре (ВСУ) кассеталы боеприпаслар белән  ракета-артиллерия һөҗүмен ясаган. Һөҗүм вакытында фортификация эшләрен башкаручы подразделение хәрбиләре төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Шәфкать туташы бу вакытта идарә пунктында булган. Ул өскә йөгереп чыккан да,  Украина көчләре уты астында арытаба эвакуациягә әзерләп, яраланганнарга ярдәм күрсәтә башлаган. Артиллерия уты дәвам итүгә карамастан, Болилая җитди яраланган хәрбигә ярдәм күрсәтүне туктатмаган.

Сугышчыларның берсен ул үзе белән каплаган һәм  һөҗүмне – җәрәхәтләүче элементлар һәм кыйпылчыкларны –  үзенә кабул иткән. Болилая сугышчыны коткара алган, аныү үзен күпсанлы җәрәхәтләр белән кыр госпиталенә озатканнар.

Оборона министрлыгында аны батырлык һәм фидакарьлек өчен югары дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәннәр.

Әле дә сез бар әле дөньяда! Фәрештәләр саклап йөртсен һәммәгезне!

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас