Махсус хәрби операция
10 февраль 2025, 05:54

Шлепанцы һәм майка кигән сугышчы ВСУ дронын бәреп төшергән

Безнекеләр сынатмый! 

“ZOV Камчатка!” Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.“ZOV Камчатка!” Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:“ZOV Камчатка!” Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Чүәкләр һәм майка кигән Русия диңгез пехотасы хәрбие махсус хәрби операция уздыру зонасында Украина Кораллы көчләренең Jupiter Hunter дронын бәреп төшергән. Моны тасвирлаучы кадрларны “ZOV Камчатка!” Телеграм-каналы күрсәткән.

Сугышчы хәрби бурычын үтәгәннән соң ял иткән вакытта очып баручы беспилотник тавышын ишеткән. Бер секунд вакытны да әрәм итмәс өчен ул  ничек бар – шулай йөгереп чыккан.

Хәрби хезмәткәр  дронга “Верба” күчмә зенит-ракета комплексыннан һөҗүм иткән. Ул бәясе  50 мең доллардан кыйммәтрәк  Jupiter Hunter аппаратын бәреп төшерә алган.

Чыганак: lenta.ru

 

“ZOV Камчатка!” Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:“ZOV Камчатка!” Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас