Февраль башында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Геройлары” республика кадрлар программасына старт бирде.
Ул федераль проектның тиңдәше һәм махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарны дәүләт, муниципаль хезмәткә эшкә алу өчен сайлау этабы булып тора. Конкурста катнашучыларга остазлар билгеләнәчәк һәм алар МХО ветераннарын идарә итү системасына заманча алымнар белән өйрәтәчәк. Проект РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча 2024 елның 1 мартында гамәлгә ашырыла башлады.
Быелгы конкурста катнашучыларның берсе – Кушнаренко авылында яшәүче Тимур Акчурин белән очрашу бәхете насыйп булды. “Лютый” позывнойлы яугир РФ Оборона министрлыгы белән контрактны БАРС (боевой армейский резерв страны) отряды составында төзи һәм ярты елга МХОга юллана. Севастополь шәһәрендә хәрби-диңгез флотында армия хезмәтен үткән, соңыннан тикшерү изоляторында, янгын сүндерү системасында, махсус билгеләнештәге гаскәрләрнең 29 отрядында хезмәт үтеп, байтак кына тәҗрибә туплаган егетне анда куш куллап каршы алалар.
Контракт вакыты беткәч Тимур туган ягына кайта. “Башта кире китәсе килә иде, хәрби дусларым анда калды. Монда – гражданкада дус – дус ул, ә фронтта алар синең туганнарың, хәрби иптәшләрең. Болар бөтенләй башка төшенчәләр. Ун яшьлек улым бар, аны ятим итәсем килмәде, ничек кенә кыен булса да, сабырлык белән сынаулар үтелде...Ил, республика җитәкчеләренә рәхмәтлемен, алар МХОдан кайткан ветераннарны ташламыйлар, тыныч тормышка яраклашырга ярдәм итүче күп төрле ярдәм чаралары булдырдылар”.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Кушнаренко районына эш сәфәре белән баргач, Тимур Акчурин белән шәхсән очрашты. Ул МХО ветераннарын эшкә урнаштыру мәсьәләсен күтәреп, аларга бөтен шартларны да тудырырга боерык бирде. Тимур инде ул вакытта коткару хезмәтен җитәкли, район советы депутаты итеп сайлана. Тимурга әтисе – балык саклау хезмәте инспекторы Валерий абый ныклы терәк: акыллы киңәшләре белән гел аның янында.
Тимур былтыр Уфа дәүләт фән һәм технологияләр университетына социаль хезмәткәр һөнәренә укырга кергән.
Кыенлыклар кешене чыныктыра, тормышның, яшәүнең кадерен белергә өйрәтә. Яу юлларын үткән егетләр дә һәрнәрсәгә җитди карый, аларга тыныч тормышта да һәр эшне ышанып тапшырырга мөмкин, аларга таянырга була. Тимурга эшендә зур уңышлар теләп калабыз. Дөньялар имин булсын, сугышлар тизрәк туктасын!