Исән-сау йөреп кайтыгыз, яугирләр.
Башкортстаннан МХода хезмәт итүче БПЛА операторы ВСУның дистәләгән ныгытмаларын юк итКӘН.
Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкорт батальонының пилотсыз очу аппаратлары взводының расчет начальнигы Антон Иванов МХО зонасында ВСУның 350 дән артык солдатын һәм офицерын, шулай ук дошманның дистәләгән ныгытылган позицияләрен юк иткән. Бу хакта «Башкорт батальоны " telegram-каналы хәбәр итә.
Кече сержант Иванов бпла взводы төзелгәннән бирле дрон операторы булып эшли. "Африка" - һава разведчигы, дошманның кайда булуын ачыклый. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән вакытта сугышчы берничә тапкыр дошман подразделениеләренең хәрәкәтен билгели һәм туктата алган. Батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен Антон Иванов Батырлык ордены, «Батырлык өчен», генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән. 2024 елның 9 декабрендә — Ватан Геройлары көнендә Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин безнең бу егетебезгә ДХР Герое йолдызын тапшырды.