Махсус хәрби операция
9 февраль 2025, 18:13

Башкортстаннан "Әхмәт" "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде

Бөредән махсус хәрби операциядә катнашучы Илшат Хаҗиев "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде. Бу хакта Бөре районы хакимиятенең telegram-каналында язып чыкканнар.

Башкортстаннан "Әхмәт" "Батырлык өчен" медале белән бүләкләндеБашкортстаннан "Әхмәт" "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде
Башкортстаннан "Әхмәт" "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде

Контрактчы "Әхмәт" позывнойлы яугир махсус билгеләнеш бүлекчәсендә пулеметчы ярдәмчесе ролендә хезмәт иткән, дип ачыклык керттеләр муниципалитетта.

 

Мин һәрвакыт хәрби булырга һәм үз илемне якларга хыялландым, — ди Илшат әфәнде. — Минем бабам, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбип Нурисламов һәм Совет полководецы Георгий Жуков минем өчен чын батырлык һәм каһарманлык үрнәге булдылар.

 

МХО зонасында хезмәт итү өчен контрактка кул куярга теләгән Башкортстанда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең Хәрби ведомствосының 117 номерлы бердәм белешмә номеры, 122 яки (347) 218-19-19 номеры буенча, шулай ук "Минем документлар" МФЦ офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Бөре хакимияте.

Башкортстаннан "Әхмәт" "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде
Башкортстаннан "Әхмәт" "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде
Автор:
Читайте нас