Машина хуҗабикәсе сугышчыларга транспорт чарасын үзенең ире — Әфган сугышы ветераны Эльвир Замил улы Хәйруллинны искә алу йөзеннән тапшырган.
Машина ике елдан артык ачык һавада тора һәм аңа ремонт кирәк була. Фронт шартлары өчен техниканы «Оберег» шәһәр төркеме волонтеры Геннадий Иванов әзерләгән. Автомобиль өчен запас частьләрне «Оберег» акчасына сатып алганнар, башка кешеләр дә читтә калмаган, кемдер домкрат, икенчеләре — аптечка, трос алып килгән. Машинада аккумулятор, шәмнәр, лампочкалар, фильтрлар, дворниклар алыштырылган, йөрү һәм руль өлешләрен ремонтлаганнар һәм көйләгәннәр. Машинаны инструментлар, трос, домкрат белән комплектлаганнар.
Алгы сызыкка озатыр алдыннан автомобильгә эш перчаткалары, электродлар, шнурлар, медицина чаралары, кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары, одеяллар, чәкчәк, бал, өй токмачы төягәннәр. МХО зонасына ВАЗны «Костер» һәм «Ветер» позывнойлы отпускниклар алып барган, хәзер машина «Башкортостан» мотоукчылар полкының Таһир Кусимов исемендәге батальонында хезмәт итүе билгеле.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: Шәһәр хакимияте.