Махсус хәрби операция
6 февраль 2025, 06:34

Сәламәтлек саклау министры МХОга киткән

Исән-сау кайтыгыз! 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Белгород өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Андрей Иконников Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашырга дип киткән. Ул анда медик булып хезмәт итәчәк. Бу хакта түрә үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.

Министр ачыклык керткәнчә, ул “БАРС-Белгород” ирекле отрядына кергән. "Сугышчылар мөмкин булган планлы ярдәм алырга, процессның ничек төзелгәнен күрергә тиеш, һәм бу процессны вакыйгаларның  эчендә булганда гына яхшыртырга мөмкин", –  дип аңлаткан Иконников.

Русия төбәгенең сәламәтлек саклау министры вазифасында  ул үзе урынына урынбасары Людмила Крылованы калдырган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас