Ил Президенты Владимир Путин 2025нче елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.
Бүген, 6 февраль көнне, Уфада Бөтендөнья башкортлар корылтае Ватанны саклаучылар елын тәкъдим итү чарасын үткәрде. Шулай ук иҗтимагый оешманың алдагы биш елга проект эшчәнлеге буенча “Корылтай 3.0” стратегик сессиясе үтте.
Исегезгә төшерәбез, VI Бөтендөнья башкортлар корылтаенда Президиум һәм Башкарма комитет составы яңартылды. Ватанны саклаучылар елын уздыру инициативасы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан хупланды.
Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова үзенең сәламләү сүзендә мондый форматтагы очрашуларның һәрвакыт кызыклы һәм мәгълүмати яктан бай булуын билгеләде. Ватанны саклаучылар елы игълан ителүгә бәйле, бүген комиссияләрнең эшен нәкъ менә шушы юнәлештә оештыру һәм активлаштыру иң мөһим мәсьәлә булып тора, диде ул.
– Бүген безнең барыбызның да алдында торган зур бурыч – ул җиңүне якынайту. Безнең иҗтимагый оешма бу максатка ирешү өчен үз өлешен кертте һәм кертә. Нәкъ менә шуңа күрә быел без республиканың төрле районнарыннан махсус хәрби операция кырларында батырлык күрсәткән сугышчыларыбыз тарихын уртак тема астында берләштерергә ниятлибез, – дип билгеләде Эльвира Аеткулова.
Чарада чыгыш ясаучылар эшләрне нинди юнәлешләрдә алып барырга кирәклеге турында фикерләре белән уртаклашты. Бу көнне анык бурычлар билгеләнде, башкарылырга тиешле эшләр барланды.
Очрашуга Башкортстаннан читтә яшәүче якташлар да килгән иде. Шуларның берсе – Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе башкортлары корылтае рәисе Гөлназ Хәләф кызы Ибраһимова.
– Бүген, дөньяда катлаулы хәлләр барганда, Ватанны саклаучылар турында хәстәрлек күрергә тиешбез. Без, читтә яшәүче милләттәшләр, әлеге елның Ватанны саклаучылар елы дип билгеләнүен куанып кабул иттек. Безнең шәһәрдә берничә госпиталь бар. Аларда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребез күп дәваланалар. Без аларга ярдәм итеп торабыз, быел ярдәм чараларын тагын да арттырырга һәм ныграк бәйләнешләр булдырырга дигән бурыч куйдык үзебезгә. Якташ сугышчыларыбыз проблемалары белән ялгыз калырга тиеш түгел. Без бу уңайдан Башкортстан белән тыгыз бәйләнештә эшлибез, мәсьәләләрне бергә хәл итәбез, алар безнең хәлне белешеп тора, һәрчак ярдәм итәргә әзерләр, – диде Гөлназ Ибраһимова.