Алгы сызыктан килгән хәбәрләр.
Бүген безгә "Татар" кушаматлы яугирдән видео – Рәхмәтле сәламнәр бар. Ул Абдулла авылында гомер итүче эшкуар Нигамәтҗанов Илдар Сәгыйть улына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Илдарга рәхмәт, ул бүләк иткән УАЗ бик кирәкле монда. Бу транспорт чарасы безнең күп бурычларыбызны үтәгәндә ярдәм итә. Алгы сызыкка кирәк-ярак ташуда да алыштыргысыз техника ул. Аның ярдәмендә күпме егетләребезнең гомерләре саклап калынды. Әле менә аны тагын карап, майларын өстәп, арытаба эшләргә әзерләдек.
Сугышта җиңел түгел. Якташлар, туган яктагылар борчылалар дигән хис сугышчыларга шатлык китерә, көч һәм ышаныч өсти.
Ә фронттан килгән рәхмәт сүзләре – бу югары бәя һәм бүләк! Эшмәкәр Илдар Сәгыйть улы Махсус хәрби операция башланганнан бирле сугышчыларга актив ярдәм итә: агач материаллары, квадрокоптер җибәрә һәм һәрвакыт матди ярдәм күрсәтә. Безнең арада. авылыбызда шундый олы йөрәкле, ярдәмчел, патриот рухлы ир-егет яшәве белән горурланабыз!
Мондый ишарәгә һәркем дә сәләтле һәм әзер түгел. Илдар Сәгыйтович! Тормыш юлыгыз уңышлы булсын! Егетләргә уңышлар телибез, аларны Аллаһ сакласын! Җиңү яулап, сугышчыларыбызның исән-сау булып кайтуларын көтәбез!!!
Мәчетле районы татарлары автономиясе.