Барлык яңалыклар

Күптән күрешмәгән дуслар МХО зонасында очрашкан

Исән-сау кайтырга язсын!

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтәүче “Кэп” һәм “Батя” позывнойлы ике дус фронтка гуманитар конвой килгән вакытта очрашканнар.

“Кэп” белән “Батя” балачактан бергә үскәннәр, Ватанны сакларга да бергә киткәннәр. Әмма фронтта алар төрле подразделениеләрдә хезмәт итә, шул сәбәпле дә еш күрешә алмыйлар.

“Батя белән бер-беребезне күптән беләбез, 50 елдан артык танышбыз инде, – ди “Кэп”. – Хәзер МХОда да бергәбез. Монда күрешү мөмкинлеге сирәк туа. Менә гуманитар йөк кабул иткәндә күрештек. Районыбыз халкына зур рәхмәт. Якташларыбыз зур һәм мөһим эш алып баралар, махсус операциягә бәяләп беткесез  ярдәм күрсәтәләр. Без моны тоябыз, кадерен беләбез. Район хакимияте башлыгы Динис Йосыповны күрү шатлыклы хәл булды. Дуслар, Ходай Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын. Без мотлак Җиңү белән кайтачакбыз”.

"Аскын районында яшәүчеләргә фронтта ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Иптәшләргә, сыйныфташларга, шулай ук маскировка челтәрләре үрүче, окоп һәм блиндаж шәмнәре коючы волонтерларга аерым рәхмәт. Барыгызга да һәм туганнарыгызга да сабырлык һәм сәламәтлек телим", – дип өстәде “Батя”.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә  (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры  – (347) 248-29-31.

Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында,  Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156), шулай ук бердәм “Защитник”  үзәгендә (Элеваторная ур., 15) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзерләр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: