Уралда хирурглар Украинадагы махсус хәрби операциядә параличланган сугышчы Александр Волковның башында мина кыйпылчыклары калдырган. Бу хакта Ura.ru басмасы яза.
Басма мәгълүматлары буенча, хирурглар русияле хәрбинең башыннан мина кыйпылчыкларын алып тормаган, чөнки бу аның үлеменә китерергә мөмкин булган. Табиблар бераздан кыйпылчыкларга сөяк тукымалары үрәчәк, шуңа өзлегүләр булмаячак, дип ышандырган.
Александр Волков үзе, параличланган булса да, сөйләме һәм аек акылын саклап кала алуын могҗиза дип атый.
“Әлегә көчле тремор саклана әле, әмма гомумән алганда тулыканлы тормышка кайту өмете бар, һәм мин бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячакмын (...) Башларында пуля белән яшәгән кешеләр бар, бу әллә ни куркыныч түгел. Кыскасы, мин бөтенләй кайгырмыйм”, – дип сөйләгән Волков.
Тормышка өметле карашлы Александр Волков өчен бик шатбыз. Ходай Тәгалә аңа озын гомер насыйп итсен.
Чыганак: lenta.ru