

Башкортстанда “Ватан сакчылары” фонды филиалы инвалидлыгы булган МХО ветераннарының торакларын җайлаштыру белән шөгыльләнә.
Торакны җайлаштыруга гариза бирергә, тиешле органнарга тапшыру өчен кирәкле документларны җыярга һәм теркәргә МХО ветераны Андрей Юзаевка Нефтекама шәһәрендә эшләп килгән “Ватан сакчылары” фонды филиалының социаль координаторы Яна Ипаева ярдәм иткән.
Моның өчен махсус комиссия инвалидлыгы булган сугышчының йортына барып тиешле үлчәүләрне башкарган һәм нозология буенча чек- битләрне тутырган.
-Биредә тулысынча “акыллы йорт” булачак. Керү өчен ишекләр алыштырылачак, домофон куелачак, парковкалау урыны булдырылачак, душ бүлмәсе эшләнәчәк һ.б.- ди бу уңайдан Андрей Юзаев.- Минем планнар шул: яшәргә һәм волонтерлык белән шөгыльләнергә, андагы егетләргә ярдәм итәргә. Бернигә карамый, алга барырга. Тормыш бит тукталып калмый.
Фото: nuriman.pro