Махсус хәрби операция
3 февраль 2025, 06:32

МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге ачылды

Махсус хәрби операция башлануга тиздән өч ел тула. 

"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалыннан."Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалыннан.
Фото:"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалыннан.

Дәүләкәндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Бердәм ярдәм үзәге ачылды. Ачылу тантанасында Дәүләкән районы башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов һәм “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының БР филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина катнашты.

"Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча бишенче үзәк ачыла. Дәүләкән районы хакимияте бер түбә астында яшьләр патриотик хәрәкәтләре, район ветераннар Советы һәм “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторлары эшләячәк бина бирде. Яңа үзәккә нәтиҗәле эш телим", – диде Гөлнур Колсарина.

Шул ук көнне ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен “Ватанны саклаучылар” “юридик десанты” старт алды, аның кысаларында бердәм консультацияләр көне узды.  Дәүләкән һәм Әлшәй районнарыннан  барлыгы 100дән артык кеше кабул ителде.

“Ватанны саклаучылар” фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина фонд филиалының мондый акцияләр уздыру буенча республика халкыннан яхшы җавап алуы турында сөйләде.

"Безнең хезмәткәрләр эшләгән һәр шәһәрдә без республикада яшәүчеләрдән уңай бәяләр алабыз. Бу безнең өчен бик мөһим һәм мондый акцияләрнең үз вакытында һәм кирәкле булуын аңларга ярдәм итә. Узган ел “Ярдәм поезды” акциясен уздырдык. Без күпчелек мәсьәләләрне урында һәм тоткарлыксыз хәл итү өчен белгечләрнең профессиональ командасын җыйдык. Без хәзер, гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, алгы сызыкта булган һәм авыр җәрәхәтләр белән өйгә кайткан кешеләргә карата гаделлек, кайгырту һәм хөрмәт принциплары буенча эш итәбез. Аларның үзләрен читләшкән һәм онытылган итеп хис итмәүләре мөһим. Монда без барыбыз да бердәм булырга тиеш", – дип ассызыклады Гөлнур Колсарина.

“Юридик десант” кысаларында гражданнарны киләсе кабул итү 7 февральдә Мишкә һәм Бөре районнарында яшәүчеләр өчен булачак.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә  (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры  – (347) 248-29-31.

Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында,  Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156), шулай ук бердәм “Защитник”  үзәгендә (Элеваторная ур., 15) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзерләр. 

Чыганак: bashinform.ru

"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалыннан.
"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалыннан.
"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалыннан.
Фото:"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас