Республикада бу мөһим һәм әһәмиятле эш белән «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы шөгыльләнә. Фонд белгечләре торакны махсус хәрби операциядә катнашу барышында имгәнгән сугышчылар ихтыяҗларына җайлаштыру буенча актив эш алып баралар.
Социаль координаторлар ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыкларга булышалар. Торакларңы адаптацияләү инвалид һәм аның гаиләсе — милекчеләр яки арендаторлар ризалыгы белән генә башкарыла, диелә хәбәрдә.
Гариза биргәннән соң социаль координатор яугиргә кирәкле документларны җыярга һәм муниципаль ведомствоара комиссиягә мөрәҗәгать бирергә ярдәм итә. Комиссия «Ватанны саклаучылар» фонды программасы кысаларында эшли икән.
Бу эшчәнлек ничек бара соң? Фонд җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов аңлатканча, эксперт, социаль координатор һәм үзе кергән махсус комиссия МХО ветераны янына э бара, кирәкле үлчәүләр үткәрә һәм авырулар буенча чек-битләрне тутыра. Шуннан соң мәгълүмат акт төзү өчен Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең инвалидлар проблемаларын өйрәнү үзәгенә җибәрелә. Аннары ул фонд филиалына кайтарыла.
Арытаба акт тикшерелә һәм документларның тулы пакеты белән торакны җайлаштыру өчен җирле администрациягә җибәрелә. Актны имзалаганнан соң документлар «Ватанны саклаучылар» фондының Эксперт советына тапшырыла. Әгәр карар уңай булса, белгечләр соңгы үлчәүләр ясау өчен киләләр. Һәм, ниһаять, соңгы этапта тернәкләндерү чаралары билгеләнә.
Фондның республика филиалы эше турында тулырак мәгълүмат биредә табарга мөмкин: https://vk.com/public220653548.
«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Минһаҗев ур., 107. Эш вакыты: 9.00 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәре юк.
Алдан консультация 8 (347) 268-01-02 телефоны буенча бирелә.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Молодёжная газета».