Вера позывнойлы сугышчы танк батальонында инде җиде ай санитар инструктор булып эшли.
Шушы көннәрдә ике ул әнисе (16 һәм 10 яшь) 37 яшьлек Вера өйгә ялга кайткан. Оксана тыныч тормышта гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләвенә карамастан, аңа МХО эләгү алай ук җиңел булмаган...
— Мин Уфа янындагы кечкенә Волково авылында туып үстем. 11 сыйныфны тәмамлагач, бухгалтерлыкка укырга кердем. Ләкин бер атнадан соң бу өлкә минеке түгеллеген аңладым. Әти-әнием, әлбәттә, укуымны ташлавыма борчылдылар, әмма шулай да хупладылар. Бер елдан соң мине туган мәктәбемә эшкә чакырдылар, һәм шул вакытта мин ВЭГУ академиясенә читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Физик культура укытучысы булдым. 15 ел мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң, нәрсәдер белән дә булса җитдирәк шөгыльләнергә теләвемне аңладым. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына янгын часте диспетчеры булып эшкә урнаштым, — дип бәян итә Оксана ханым үзе турында.
Кыю, тәвәккәл хатын-кызга яу кырына китү җиңел бирелми. Менә үзе бу хакта ни ди:
— Ярты ел диярлек мин контрактка кул куярга тырышып карадым, тик миннән баш тарттылар. Сәбәбе: минем медицина белеме юк. Әлбәттә, бу мәсьәләгә җитди карадым. Шунда ук «кече шәфкать туташы» һәм «тактик медицина» курсларына укырга кердем. Өстәвенә, беренче ярдәм өлкәсендә миндә белем бар иде, 8 елдан артык «Куркынычсызлык мәктәбе»ндә беренче ярдәм буенча педагог-инструктор идем. Әмма Уфа аша барыбер китеп булмады. Әти-әнием, минем теләгемне белгәч, бик нык борчылдылар, тик алар һәрвакыт миңа ышандылар һәм минем карарларымны хупладылар. Чираттагы тапкыр Уфабыздан китә алмагач, истә, әни җиңел сулап куйды. Ул мине барыбер «тасма артына» китмәвемә дә өметләнде, — дип сөйли ул. — Июнь ахырында без балалар белән Санкт-Петербургка киттек, кече улым туган көненә аңа Питерны күрсәтергә сорады. Өстәвенә миңа Санкт-Петербург шәһәре ФСБ кадрлар бүлегенә кирәк иде, чөнки анда эшкә урнаша идем. Үзем белән Уфа военкоматыннан шәхси эшемне алдым. Соңгы көннәрдә Санкт-Петербург военкоматына кердем, анда 70-80 процент ихтималлык белән алачакларын әйттеләр. Мин медкомиссия уздым һәм балаларны өйгә алып кайттым. 1 июльдә без өйдә идек, кече улыбызның 10 яшен билгеләп үттек, ә төнлә мин Питерга контракт имзаларга очтым.
Илебез иминлеге, дөнья тынычлыгы өчен җан аткан ханымны «Махсус хәрби операция катнашучысы» дигән медаль дә хөрмәтләгәннәр.
— Дөресен генә әйткәндә, мин үземне янәшәмдәге кешеләр белән бәхетле, дип саныйм. Мин «Башкортстан» дип аталган 31нче мотоукчылар полкының танк батальонына эләктем. Егетләр һәм офицерлар хатын-кызларга хөрмәт белән карыйлар. Әлбәттә, ир-атлар ягыннан игътибар бар, һәм ул төрле — кыз баласына, сеңлесенә кебек. Таннышырга тырышучылар да бар, әлбәттә, әмма иң мөһиме — барлык ир-атлар да җылылык һәм кайгырту белән карый, — дип ассызыклады Оксана. — МХО тәмамланганнан соң да РФ Хәрби Көчләрендә калу турында карар кабул иттем. Органнар һәм ведомстволарда хезмәт биргән гарантияләрне һәм тотрыклылыкны гражданлык белгечлекләрендә табып булмый. Ә минем өчен иң мөһиме: улларым минем сайлавым белән горурлана һәм киләчәктә хәрби булырга хыялланалар. Олы улым танклар коллекциясен җыя һәм шулай ук танк гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. Минемчә, бу Ватанга мәхәббәт һәм патриотизм тәрбияләүнең иң яхшы үрнәге!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Чыганак: «Молодёжная газета».