.
Краснокама районының Саузабаш авылында туып-үскән Рәмзиль Руслан улы Ягудин махсус хәрби операциядә инде ике ел. Кыска вакытлы ялга кайткан вакытында бәйләнешкә кереп сөйләшә алдым аның белән.
- 2022 елда мобилизация игълан ителгәнче, мин инде МХОга ирекмән булып китәргә уйлап йөри башлаган идем, - диде Рәмзиль. – Мине бу адымга бары тик ватанпәрвәрлек хисе этәрде. Картәтиләр, әтиләр Ватанны саклаган, фашистларга каршы сугышкан. Мин читтә кала алмый идем...
2023 елда ул контракт төзеп, башта Самарада , аннан Саратовта өйрәнүләр үтеп, Украина территориясенә юллана. Андреевка, Авдеевка юнәлешләрендәге яуларда катнаша.Бүгенге көндә ул “Башкортстан” 31 нче мотоукчылар полкының мотоукчылар ротасында взвод командиры, өлкән лейтенант. Кызыл Лиман юнәлешендә штурм бригадасында хезмәт итә.
- Апрель ае иде. Нефтекамада “Тойота” үзәктә эшләп йөри иде. “Әни, мин МХОга китәм”, - диде. Карарны кабул итеп, минем рөхсәтне алып, сәфәргә чыгып китте улым, - дип бәян итте әнисе Сәвия Муллагали кызы. – Әтиләре 2017 елда юл-транспорт фаҗигасәндә һәлак булды , дүрт баланы ялгызыма күтәреп, олы тормыш юлына озатырга туры килде. Зур улым Рәмис, кызым Резеда, аннан Рәмзиль, Ратмир... Рәмзиль 1999 елда туды. Ул контракт төзеп МХОга киткәч, зур улым Рәмис тә аның артыннан шундый карарга килде. Ул Запорожьеда хезмәт итә. Сугышлар тизрәк туктасын, балаларым исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип телим. Раббым балаларымны саклап йөртсен...
Рәмзильнең хезмәт вакытында күрсәткән батырлыкларын аерым билгеләп үткәннәр: ул “За отвагу”, “Боевые заслуги” медальләре белән бүләкләнгән.