2 февральдә БСТ каналында Русия Герое, "Башкортостан" полкының А. Зорин исемендәге танк батальоны командиры Андрей Павлович Мигуновка багышланган "Комбат "Скиф" документаль фильмының премьерасы була.
Фильмның режиссеры - Айгөл Малбаева.
Төшерү географиясе киң - Башкортстан, Андрей Мигунов укыган Волгоград өлкәсенең Камышино, Самара, Ростов-на-Дону, Луганск Халык Республикасы. Фильмны төшерүчеләр сүзләренчә, бу кадрларда иң кыйммәтлесе — беркемне дә битараф калдырмаячак истәлекләр.
Русия Герое Андрей Мигуновка багышланган "Герои" циклыннан документаль фильм премьерасын БСТ каналында 18.30 да карагыз.