29 гыйнварда Тинькофф-холлда махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерү уңаеннан хәйрия концерты үтәчәк. Концертта РФ халык артисты Олег Газманов, шагыйрь һәм музыкант Алфира ALVO ның ктанашуы көтелә.
Бу чараны оештыручы – “Башкортстан Республикасы тикшерү органнары ветераннары союзы” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, отставкадагы юстиция полковнигы, МХОда катнашкан яугирнең әтисе һәм абыйсы Альфир Халитов.
Чарага мәртәбәле кунаклар булып кыска вакытлы ялга кайткан МХО яугирләре, шулай ук МХОдан яраланып кайтучылар, һәлак булучыларның гаилә әгъзалары киләчәк.
Концерттан кергән акча МХО яугирләренә ярдәмгә китәчәк.
Фото: resbash.ru