“Ватанны саклаучылар” фонды һәм Мәскәү финанс-юридик университеты махсус хәрби операция геройларына һәйкәл ясау өчен эскиз конкурсына старт бирде. Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, архитекторлар, МХО ветераннары катнаша ала. Шулай ук, кызыклы идеялары булган һәркем катнаша ала.
2025 елның 28 февраленә кадәр федераль казначейлыкның рәсми сайтында https://roskazna.gov.ru/konkurs_eskizov/шәхси һәм төркем эшләре кабул ителә. Җиңүчеләрне һәм дипломантларны комиссия билгеләячәк. Йомгакны 2025 елның мартында ясаячаклар.
“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина билгеләвенчә, МХОда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү – мөһим бурыч. Безнең геройлар бөтен дан-шөһрәткә лаек.
Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар» фонды Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылды. Аның төп максаты - МХО ветераннары һәм геройларның гаилә әгъзаларына шәхсән ярдәм итү. Монда медицина һәм социаль тернәкләндерү, яңадан укыту һәм эшкә урнашуда ярдәм итәләр, юридик ярдәм күрсәтүләр, торакны инвалидлар ихтыяҗларына җайлаштырулар һәм озак вакыт өйдә карауны тәэмин итүләр каралган. 2023 елның 1 июненнән «Ватанны саклаучылар» фонды филиалларына ярдәм күрсәтүгә 2 миллионнан артык сорау килгән, аларның 91% тан артыгы инде хәл ителгән.
Эльвира Сафина.
Фото: gtn-pravda.ru