“Ватанны сакклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы 2023 елның 1 июнендә эшли башлады. Шул көнне үк Яна Ипаева Нефтекама шәһәрендә социаль координатор булып эшли башлый.
– Бүгенге көндә бөтен категорияләр буенча мин 200гә якын кешегә хезмәт күрсәтәм, - ди ул. – Болар – махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның, яраланучыларның гаилә әгъзалары, МХО ветераннары.
Социаль координаторлар МХО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына, һәлак булучыларның хатыннарына һәм әниләренә кирәкле документларны рәсмиләштерергә, ярдәм чаралары алырга, сәламәтлеген ныгытырга, икенче һөнәргә укып тыныч тормышка яраклашырга ярдәм итәләр.
Социаль координаторның эше кабинет эчендә генә бетми. Алар чараларда катнаша, өйләренә баралар.
Башкортстанда әлеге вакытта бөтен шәһәр һәм районнарда 106 социаль координатор эшли. МХОда катнашканнар өчен 40 тан артык ярдәм чарасы бар.
“Ватанны сакклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 107 санлы йортта урнашкан. Ялларсыз, көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
Телефон аша алдан язылу 8 (347) 268-01-02.
Галина Морозова.