"Минем бүләкләрем дә, грамоталарым да юк. Минем өчен иң төп бүләк — сугышчыларның төзәлгән яралары, аларның аякка басуы һәм җиңүне алга таба якынайту өчен сугышчан иптәшләре янына кайтырга әзер булган шатлыклы һәм рәхмәтле йөзләре”. Бу сүзләр Агыйделдән махсус хәрби операциядә катнашкан өч бала анасы Татьянаныкы.
Шәһәр хакимияте башлыгы Денис Ирназаров хәбәр итүенчә, Татьяна Оборона министрлыгы белән 2023 елда контракт төзегән, “Башкортостан” мотоукчылар полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасында хезмәт итә. Татьяна хәрби әзерлек вакытында “Звезда” позывноен алган. Һәм юкка түгел: сугышчылар Татьянаның нур сирпеп, игелек һәм мәхәббәт балкып торуын билгелиләр.
Татьяна Уфада шәфкать туташына укыган. Башта 22нче санлы дәваханәдә шәфкать туташы булып эшләгән, аннары үзенең туган шәһәренә кайтып, паллиатив бүлектә эшләгән, ахырда 6нчы санлы поликлиника бүлегендә өлкән шәфкать туташы вазифасында хезмәт куйган.
“Бүген ул – алгы сызыкта шәфкать туташы. Аның бурычларына яраланганнарга медицина ярдәме күрсәтү генә керми, ул госпитальдә оештыру эшләрен дә башкара, документацияне алып бара, уңайлы эш шартлары булдыра, кирәк-ярак материаллар белән тәэмин итә”, – дип язган Денис Ирназаров үзенең социаль челтәрләрендә.
Былтыр 8 март бәйрәме алдыннан Владимир Путин сугышчан элемтә линиясендә булган Русия хатын-кызларына, шулай ук волонтерларга ныклык, батырлык һәм шәфкатьлелек өчен рәхмәт белдергән иде.
"Бүген йөзләрчә хатын-кызлар элемтә сызыгында: алар-табиблар һәм шәфкать туташлары, төрле белгечлектәге хәрбиләр. Лауреатлар арасында безнең сугышчыларга ярдәм итүче хатын-кызлар да бар: алар волонтерлык бригадаларын оештыручылар һәм актив катнашучылар. Сезгә хезмәтегез, ныклыгыгыз һәм батырлыгыгыз, шәфкатьлелегегез, ярдәмчеллегегез һәм рухи юмартлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм", – диде ул вакытта президент.
Чыганак: bashinform.ru/ ria.ru