Шунысы кызык, район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова һәрчак безнең хәрбиләр янына шәхсән үзе барырга тырыша. “Өйдән китерелгән күчтәнәчләр солдат өстәлен бизи”, – ди Хәмзә хәзрәт Хафизов. Моннан тыш, Иглин районы хакимияте Луганск өлкәсенең Минусинск шәһәрендәге мәктәп өчен шефлык итүче хәйрияче булып тора. Шуңа бәйле рәвештә укучылар өчен дә һәрвакыт кирәкле әйберләр алып киләләр.
Гүзәл Рәис кызы МХОга 2022 елда гуманитар йөк белән килгән район башлыклары арасында беренчеләрдән булды
- 2025-Ватанны саклаучылар елы һәм махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы. Яклаучыларыбызга ярдәм итү буенча эшне без даими нигездә алып барабыз. Даими рәвештә элемтәдә торабыз, аралашабыз, сугышчылар һәм аларның гаиләләре белән очрашабыз, - дип аңлата Насыйрова. - Хәзер безнең максат-ярдәм чаралары турында максималь мәгълүмат бирү, хезмәтләр, ташламалар алуда, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүне дәвам итү. Профильле белгечләр тарафыннан консультация мәйданчыклары уздыру үзара хезмәттәшлек итүнең яхшы ысулы булып тора. Тематик елларны ачу кысаларында район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук барлык кызыксынучылар өчен консультацияләр үткәрелде.анда хәрби комиссариат, «Ватанны саклаучылар» фонды, сугыш хәрәкәтләре ветераннары берлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, гаилә хезмәте, Пенсия фонды, сәламәтлек саклау, мәгариф, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары белгечләре катнашты. Шулай ук демобилизацияләнгән гражданнар өчен сәламәтлекләре буенча эшкә урнашу буенча семинар оештырылды. Мондый очрашуларны ай саен уздыру планлаштырыла.