Махсус хәрби операция
25 гыйнвар 2025, 06:21

Яугирләребезнең балаларына яңа ярдәм чарасы

Башкортстан мәктәпләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын көнгә ике тапкыр бушлай ашатачаклар.

Яугирләребезнең балаларына яңа ярдәм чарасыЯугирләребезнең балаларына яңа ярдәм чарасы
Яугирләребезнең балаларына яңа ярдәм чарасы

Тиешле үзгәрешләр «Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын тәэмин итү турында» гы Хөкүмәт Карарына кертелде.

Моңарчы бу категория укучылар көненә бер генә тапкыр бушлай кайнар ашау хокукына ия иде. Иртәнге яки төшке аш белән туклану мөмкинлеге генә булды, ул укучының кайсы сменада белем алуына бәйле иде.

Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә махсус операциядә катнашучыларның җиде меңнән артык баласы балалар бакчаларына бушлай йөри, 10 меңнән артык мәктәп укучысы һәм көллият студентлары кайнар бушлай ашау белән тәэмин ителгән. Шулай ук 5,5 меңнән артык бала шәһәр читендәге лагерьларда ял иткән, алты меңнән артык бала бушлай түгәрәкләргә йөри.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: «Башинформ».

Яугирләребезнең балаларына яңа ярдәм чарасы
Яугирләребезнең балаларына яңа ярдәм чарасы
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас