Махсус хәрби операция
24 гыйнвар 2025, 06:29

"Медведь" позывнойлы хәрби штурмчылар хезмәте турында сөйләде

Исән-сау кайтыгыз! 

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Башкортстаннан махсус  операциядә катнашучы “Медведь” позывнойлы хәрби алгы сызыкта штурмчыларның хезмәте турында сөйләде. “Медведь” сүзләренчә, штурм подразделениеләре – Русия Кораллы көчләренең үзәге.

“Штурмчының бурычы – яуга һәрчак беренче булып барырга һәм метра артыннан метр алга хәрәкәт итәргә. Алар дошманны артиллерия дә, авиация дә бәреп чыгара алмастай урыннардан эләктереп алала”, – ди сугышчы.

“Медведь” Мәскәү өлкәсендә контракт буенча хезмәт иткән. Махсус операция зонасында исә ул инде өч елга якын диярлек хезмәт итә, Башкортстаннан мобилизацияләнгән  полкның штурм ротасы составында Курахово шәһәрен азат итүдә катнашкан.

“Башка подразделениеләр фронт линиясен “тотып” тора, ә штурм подразделениеләре егетләре артиллерия уты астында алга бара. Без, “штурм”нар, бары тик Аллаһка ышанабыз һәм догалар укыйбыз, – ди сугышчы. Алга бәреп чыгар өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Күптән түгел танкларыбызны модернизацияләдек, елтәрләрдән “экран”нар кордык.бу конструкция танкның өске өлешен һәм ике як кырыйларын сакларга ярдәм итә, дрон-камикадзелар  һөҗүменә һәм күктән беспилотниклар төшергән снарядларга каршы торырга булыша. Шулай ук бездә югары тизлекле  эндуро-мотоцикллар бар. Мин үзем шундый мотоциклда чыкканым булды, аны бернинди дрон да куып баса алмый. Әлбәттә инде, бездә дә БПЛА операторлары төркеме бар”.

Башкорт штурмчылары дошманны Курахов юнәлешеннән бәреп кенә  чыгармый, кешеләргә эвакуацияләнергә дә булыша.

– Без тыныч халыкны да эвакуациялибез, алар безгә бик рәхмәтле. Украина нацистларын алар   начар бәяли, мародерлар дип атыйлар, – дип сөйли “Медведь”.

“Медведь” сүзләренчә, МХО катнашучыларына алгы сызыкта сугышчан туганлык бик ярдәм итә.

Махсус операция башлангач, күп кенә хезмәттәшләр мобилизациягә эләкте, тик ни өчендер миңа повестка килмәде. Ләкин мин иптәшләремне ташлап китә алмыйм бит: хәрби комиссриатка барып, повестка алдым да МХО зонасына киттем. Алгы сызыкта минем якын дусларым да бар иде. Бер дус белән балачактан бергә булдык, күп нәрсәләр аша үттек. МХО зонасында безнең белән руслар, башкортлар, татарлар, үзбәкләр, удмуртлар һәм башка халыклар хезмәт итә, әмма без барыбыз да туганнар кебек. Син яраланган авыр вакытлар була, башка подразделениеләрдән егетләр сине сугыш кырыннан тартып чыгаралар, ярдәм күрсәтәләр, сиңа су, ризык бирәләр. Нәкъ шушы сугышчан туганлык була да инде, –  ди “Медведь”.

МХО  зонасында күрсәткән батырлыгы өчен “Медведь”  Жуков, генерал Шайморатов медальләренә лаек булган.  Аны өендә түземсезлек белән гаиләсе һәм балалары көтә.

"Туганнар, әлбәттә, борчылдылар, ләкин минем карарны аңлап  кабул иттеләр. Чөнки мин характерым буенча принципиаль һәм нык кеше, карар кылгач, димәк, хезмәт итәргә тиеш. Якыннарга догалар укырга гына кала. Балалар көтә, улыма  – 6, кызыма – 2 яшь", – дип сөйләде “Медведь”.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә  (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры  – (347) 248-29-31.

Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында,  Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзер. 

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана.

Шулай итеп, хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4 520 000 сум алачак. Исегезгә төшерәбез, барлык контрактчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык ташлама каралган, алар арасында шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алуга 500 мең сум ташламалар, балалар өчен түләүсез белем алу, транспорт салымын түләүдән азат итү һәм башкалар бар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас