Барлык яңалыклар

Исән йөреп, сау кайтыгыз, батырлар!

60 сугышчы, ике атналык ялдан соң, хәрби иптәшләре янына әйләнеп кайтачак.

Исән йөреп, сау кайтыгыз, батырлар!
Исән йөреп, сау кайтыгыз, батырлар!
"Уфа-Арена" спорт комплексында хәрби хезмәткәрләрне сугышчан хәрби бурычларын үтәү урынарына озату вакыйгасы булды. 60 сугышчы, ике атналык ялдан соң, хәрби иптәшләре янына әйләнеп кайтачак. Аларны озын юлга тормыш иптәшләре, балалары, дус-ишләре озатты.
Хәрбиләрне махсус хәрби операция барган зонага озатырга премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов, Совет районы хакимияте башлыгы Айдар Бәзгытдинов, БР хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Спартик Джикаев килгән иде. 
Ирек Сәгыйтов Республика Башлыгы һәм үзенең исеменнән рәхмәт белдерде.  "Без сезнең белән - Бөек Ватан сугышы геройлары, генерал Шәйморатов оныклары. Ул шулай ук, шушы территорияләрне фашистлардан азат итеп, шунда сугышкан һәм хәзер сез шушы ук юлдан барасыз. Дошманны юк итәргә һәм тыныч тормыш өчен башларын салган егетләребез өчен үч алырга кирәк. Без үз ягыбыздан кулдан килгән эшләрне эшлибез: 2025 ел МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары һәм Ватанны яклаучылар елы итеп игълан ителде. Әле без Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнәбез. Без сезнең исән-сау җиңү яулап кайтуыгызны көтеп калабыз",- диде вице-премьер.
 
"Республика Башкортостан" сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: