Башкортстаннан МХО зонасында катнашучы хәрби ике ай (!) дәвамында хезмәттәшләре янына барган. Бу вакыт дәвамында ул, дошманның fpv-дроннары һөҗүменнән качып, всушниклар гәүдәләре артына яшеренеп, юл буена диярлек шуышкан. Хәрби частьта һәм туган йортында аны җирләгәннәр дисәң дә була...
“Малой” позывнойлы Виталий МХО зонасына 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән. Бишенче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы составында Красногорвканы алуда катнашкан, разведка отрядында “старший” булган, һәлак булган солдатларның гәүдәләрен һәм яраланган хезмәттәшләрен алгы сызыктан алып чыккан . 2024 елның ноябре башында ул заданиегә киткән һәм югалган.
Соңгы ике ай дәвамында “Малой”ның туганнары аны хәрби частьларда, госпитальләрдә, моргларда эзләгән, әмма уңышсыз. Хәрби частьта аны рәсми рәвештә хәбәрсез югалган дип таныганнар, туганнары инде өметләрен өзгән. Һәм көннәрдән беркөнне интернетта таралган фотога тап булганнар – хәрби мандариннар салынган капчык өстендә Александр Невский иконасын тотып йоклый. Виталийның да шундый иконасы булган.
Шулай итеп, фото таралган. Соңгы 60 көн дәвамында Виталий безнекеләр янына шуышкан. Ул ашамаган диярлек, эчәр су урынына кар ашаган. Дроннар “безелдәвен” ишетү белән үле булып кыланган яисә фронт сызыгында ташлап калдырылган всушниклар гәүдәләре артында посып яткан.
Фото интернетта таралуын-таралган, әмма, кызганычка каршы, гаиләсе әле булса Виталийның кайда булуын белми, ди. Алар аның турында нинди дә булса мәгълүмат табуларына һәм тиздән күрешәчәкләренә ышана.
Без тыныч тормышта яшәгәндә якташларыбыз әнә шундый тәмуг газаплары кичерә... Бу хәбәр фейк булмыйча, вакыйганың ахыры бәхетле тәмамлансын иде. Виталийны исән килеш күрергә өметләрен өзгән һәм аны кочып алырга зар-интизар булган туганнарына тиз арада аның белән очрашуларын чын күңелдән телибез!
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.