Махсус хәрби операция
20 гыйнвар 2025, 10:24

Шифаханәләр кабул итәргә әзер!

Башкортстан шифаханәләре илдә МХОда катнашучыларны кабул итү буенча лидерлар исемлегендә.

Шифаханәләр кабул итәргә әзер!Шифаханәләр кабул итәргә әзер!
Шифаханәләр кабул итәргә әзер!

Башкортстан шифаханәләре илдә МХОда катнашучыларны кабул итү буенча лидерлар исемлегендә.

   Бүген Башкортстан Башлыгы үткәргән атналык оператив киңәшмәдә МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен санаторий-курорт дәвалавын оештыру буенча мәсьәләләр каралды.

   Вице-премьер - җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры  Наталья Полянская хәбәр итүенчә, Башкортстаннан МХОда катнашучылар бер тапкыр бирелә торган 14 көнгә санаторий-курорт дәвалавын ала алалар. Шулай ук алар бу дәвалау вакытын хатыннары яки ата-аналары белән тигез вакытка бүлә алалар. Моннан тыш, шифаханәләрдә МХОда вафат булганнарның бер туганы, яки ике туганы, җидешәр көнгә бүлеп, ял итә ала.

   “Юлламаның хакы – 60200 сум тора, финанс яктан тәэмин итү республика казнасыннан бүленә, ул 2023 ел белән чагыштырганда (82,2 миллион сум) арттырылды һәм 128 миллион сум тәшкил итә”,- диде Наталья Полянская.

   Юлламаны МХОда катнашучылар үзләре яки анда һәлак булучыларның туганнары броньли. “Сайт Минземимущества республики” сайтында бәйләнеш өчен барлык мәгълүматлар бар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас